Татарстан Республикасы Президентының Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март уңаеннан хатын-кызларга мөрәҗәгате

2005 елның 5 марты, шимбә
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март белән тәбрик итәм! Хисләрне нечкәртә һәм ихластан дулкынландыра торган бу якты бәйрәм безнең йортларыбызга һәм кышкы суыклардан өшәнгән йөрәкләребезгә язгы кояшның беренче нурлары белән килеп керә. Һәм һәрвакыт, аны түземсезлек белән көткәндә, без хатын-кызларның үз тормышыбызда һәм, гомумән, бөтен дөнья халыклары тормышында тоткан урыны хакында уйланабыз.

Чөнки хатын-кыз - ул үзе бер тулы дөнья. Бу олы дөньяга сөю һәм гүзәллек тә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы илаһи ана мәхәббәте дә, туганнары һәм якыннарының иминлеге һәм бәхете хакына багышланган гомер юлы да, иҗади хезмәт тә сыйган. Без күңел түрендә йөрткән иң матур хисләребез, иң изге омтылышларыбыз һәм ниятләребез, үзебездә булган барлык күркәм сыйфатлар өчен Сезнең алда бурычлы кадерле әниләребез, сөекле хатыннарыбыз һәм хөрмәтле апа-сеңелләребез.

Хатын-кыз искиткеч гүзәл һәм искиткеч серле зат. Бу бөек серне ачу хәтта бөек акыл ияләренең дә кулыннан килми. Әгәр сез булмасагыз тормыш үзе дә булмас иде, кадерле хатын-кызлар. Сез - безнең төп илһамчыбыз, тормышыбыздагы иң ышанычлы таянычыбыз, безнең иң бөек җаваплылыгыбыз.

Бүген Ватаныбыз һәм дөнья тарихындагы ике данлыклы вакыйганы - республикабыз башкаласы Казан шәһәренең 1000 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, бу мәңгелек хисләр һәр татарстанлы өчен аеруча якын һәм аңлашыла.Үзара тыгыз бәйләнгән бу ике вакыйга безнең күпмилләтле халкыбыз хәтерендә туган җирен өзелеп сөйгән, зур михнәтләр һәм авырлыклар килгәндә дә сынмаган-сыгылмаган хатын-кызларның легендар образлары булып яңара.

Фаҗигале, әмма бөек язмышка дучар ителгән, туган каласы белән аерылу хәсрәтен күтәрә алмаган гүзәл ханбикә исемен йөрткән мәһабәт корылма - Сөембикә манарасының борынгы Казаннан калган төп символ булуы да һич тә очраклы хәл түгел. Әлбәттә, үзенең мең еллык тарихында Казан мәңге яд итәрлек шундый ук олы һәм гыйбрәтле хатын-кыз язмышларын аз күрмәде.

Ә безнең күпме хатын-кызларыбыз күңелләрендә Ватанга, туганнарына һәм якыннарына булган кайнар сөю хисләрен саклап Бөек Ватан сугышының утлы юлларын узмады, ул дәһшәтле елларда ирләр белән беррәтән завод станоклары артында михнәт чикмәде, колхоз кырларында үзен-үзе аямыйча эшләмәде? Аларның шактые хәзер дә безнең арада яши, алар әле бүген дә безне үзләренең йөрәк җылысы белән җылыталар.

Кадерле ветераннарыбызның, ветеран хатын-кызларыбызның Ватан каршындагы олы хезмәтләренә лаеклы бәя бирергә омтылып, республика җитәкчелеге аларга кадер-хөрмәт күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша.Шуңа күрә Бөек Җиңүнең 60 еллыгы чорында аларның һәркайсы үзен гади бер тамашачы итеп кенә түгел, ә юбилей тантаналарының чын каһарманы итеп тоярга тиеш. Бу барыбыз өчен дә бик мөһим, бу гамәл җәмгыятебез һәм дәүләтебез мәнфәгатьләренә хезмәт итә.

Традицион әхлак нормалары җитди үзгәрешләр кичергән бу заманда буыннар арасында рухи-әхлакый элемтәләрне ныгыту көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Моны истә тотып, безгә кыз балаларны һәм хатын-кызларны дискриминацияләүнең барлык формаларыннан һәм изелүдән саклау хакында җитди кайгыртырга, аларда табигать тарафыннан салынган ана сыйфатларын үстерүгә ярдәм итәргә, аларны гаиләгә һәм никахка ихтирам рухында тәрбияләргә кирәк.

Бу гүзәл яз көнендә бөтен дөньяны фәкать матур итеп, ямьле итеп күрәсе килә. Шуңа күрә шәһәр һәм авылларыбыз һәрвакыт хатын-кызлар елмаюыннан балкып торсын, аларда балаларның шат тавышлары яңгырасын, ә әнием, хатыным, дәү әнием дигән изге сүзләр беркайчан да үзләренең мәңгелек асылын югалтмасын иде!

8 Март безнең кадерле хатын-кызларыбызны тәбрикләү һәм аларга сөю хисләребезне җиткерү өчен ир-егетләргә тагын бер форсат булыр дип ышанам. Шушы күтәренке бәйрәм рухы гомер буена саклансын!

Сезгә чын йөрәктән исәнлек-саулык, тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек телим. Бәхетле булыгыз!

Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш.Шәймиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International