Минтимер Шәймиев - Чаллыда

2005 елның 2 марты, чәршәмбе
Илбашы ак калага сәфәрен орган залын ачуга багышланган концертны тамаша кылудан башлады. 800 урынлы, акустик яңгырашы ягыннан Россиядә тиңе булмаган мондый гүзәл залны төзүгә тотылган чыгымнар акланыр, дигән өмет бар. Киләчәктә монда чит илләрдән дә атаклы музыкантлар, джаз осталары килүе көтелә.

Тантаналы кичәгә СССРның халык артисткасы Ирина Архипова, пианист Николай Петров килгән иде. Органда Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин уйнады. Камера оркестры башкаруында Чайковский, Моцарт, Яхин әсәрләрен тыңлаганнан соң Президент, тәэсирләре белән уртаклашып:

- Искиткеч зал төзеп куйгансыз. Татарстанда, Россиядә генә түгел, читтә дә мондыйлар сирәктер. Чаллы мәдәният өлкәсендә чын мәгънәсендә Казанга тиңләшә хәзер. Бу гаҗәп тә түгел. Аны сезнең мәдәният, сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышларыгыз да дәлилли. Уңышларыгыз белән горурланам мин, - диде.

Бу көнне татар сәнгатен сөючеләргә олы бүләк әзерләнгән булуын да искәртү мөһим. 15 еллык юбилеен каршыларга җыенучы Чаллы Татар дәүләт театры бинасында ремонт эшләре төгәлләнүе белән истәлекле ул. Былтыр бинаның эчен һәм тышкы ягын яңарту өчен ярдәм сорап Татарстан депутатлары Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин республика Хөкүмәте Рәисе Рөстәм Миңнеха-новка мөрәҗәгать иткән иде. Р.Миңнеханов карары нигезендә бүлеп бирелгән 10 млн сум акчага шактый эшләр башкарылган. 230 урынлы зал да иркенәеп киткәндәй тоела. М.Шәймиев театр артистларының "Өй туе" бәйрәмендә дә бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International