Минтимер Шәймиев хезмәт хакы үсеше проблемасын хәл итүне кичектерергә уйламый

2005 елның 25 марты, җомга
Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада хезмәт хакы, акча керемнәре үсеше һәм хезмәт хакы түләүдә аермалыкны киметү өчен нәтиҗәле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады. “Әлеге проблеманы хәл итүне шәхсән үзем кичектерергә җыенмыйм”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

“Без кризис, тотрыклылык кичердек, икътисади үсеш күзәтелә. Бу шартларда эшләүче кешегә хезмәте өчен яшәү минимумыннан ким түләү һәм тулы хезмәт стажларын тутырган кешеләрне яшәү минимумына түбән пенсиягә җибәрүгә юл куярга ярамый. Әгәр эш бирүче үз хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакын – минималь куллану бюджеты дәрәҗәсендәге хезмәт хакын түли алмый икән, ул нәтиҗәлерәк эшләүче һәм конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаручы уңышлырак коллегаларына урын бирергә тиеш”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International