Минтимер Шәймиев Татарстанның Милли банк рәисе, “УНИКС” баскетбол клубы Президенты Евгений Богачевны 65 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

2006 елның 25 августы, җомга

25 августта Татарстан Республикасының Милли банк рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Евгений Богачевка 65 яшь тулды.

Бу уңайдан ТР Президенты Минтимер Шәймиев юбилярны Казан Кремлендә кабул итте.

Президент юбилярга теләкләрен җиткерер алдыннан, әүвәл аның турында фикерләре белән уртаклашты. “Бу кеше кайда гына эшләмәсен, күркәм, югары бәягә лаеклы күрсәткечләре белән ул күпләрдән аерылып тора. Евгений Богачев хакында сүз кереп киткәндә, беркем дә аның төгәл генә кем булуын әйтеп бирә алмыйдыр, мөгаен”, - дип, юбилярның күп төрле һөнәр иясе булуын ассызыклады. “Аны урын бизәми, ул үзе яңа вазифадагы урынның күрке булып тора”, - дип белдерде республика җитәкчесе. Минтимер Шәймиев Богачевның талантын, аның хезмәт сөючәнлеген искәртеп: “Бу шәхескә бернинди көчәнүләрдән һәм ярсудан башка да үз эшен җиренә җиткереп, тиешенчә башкара алу сәләте бүләк ителгән. Бу уңайдан ул күпләргә көндәш”, - диде. Президент юбилярның үзенчәлекле образына басым ясап, аның юлында очраган каршылыкларны җиңеп баруын һәм барлык гамәлләрендә уңышка юлдаш булуын әйтеп узды. Гомүмән әйткәндә, Илбашы, “ТР алдындагы данлыклы хезмәт” орденына тәкъдим итүе турындагы карар нигезендә, Богачевны Татарстан тарафыннан әлеге зур бүләкккә лаеклы дип саный.

Евгений Богачев исә, кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, шулай ук Президентка үз хезмәтенең югары бәяләнгәне өчен тирән рәхмәтен җиткерде. “Минем өчен бүген шатлыклы да, шул ук вакытта моңсурак та көн. Мин үземне бүген яшәргән сыман хис итәм. Дөресен генә әйткәндә, бу бүләккә мин бераз көтелмәгәнрәк халәттә ирештем. Бу минем өчен бик зур хөрмәт һәм дан билгесе. Мин үземне тормышта бик уңышлы кеше дип саныйм, гамәлләремнең уңай нәтиҗәләр бирүе һәм җайга бик тиз салынуы шуны раслый”, - дип сөйләде ул. Е. Богачев үзенең Казанда төпләнеп калганына беркайчан да үкенмәгәнен һәм кайдадыр башка шәһәргә китү теләгенең дә күңелендә һичкайчан да тумаганы турында да хәбәр итте. Аның фикеренчә, республика җитәкчелегенең яхшы кабул итүе, һичшиксез, шуның сәбәбе.

Журналистлар белән әңгәмәдә, Евгений Богачев ТАССР халкына көнкүреш хезмәт күрсәтү министры булып эшләгән елларының иң уңышлы булуы турындагы серне ачты. “Халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе буенча, без берничә ел эчендә Россия күләмендә 56 нчы урыннан 3 нче урынга кадәр күтәрелдек. Бу киңрәк җәелү еллары, иң якты чор”, - ди ул. Юбиляр үзен Татарстанда банк системасына хилафлык китермәве белән игътибарга лек дип саный. “Банк системасы челтәре буенча безнең Милли банкның Мәскәүдән соң икенче урында булуы – банк җитәкчелеге казанышы”, - ди ул. Ул шулай ук сәнәгатькә кайчандыр миллиард доллар күләмендә инвестиция турында хыялланган чакларның булуын, әмма хәзер дистәләгән миллиард доллар керүенең дә казанышлар исәбендә булуын ассызыклады.

Евгений Богачев 1941 елның 25 августында Курски өлкәсенең Суджан районында Ново-Ивановка авылында дөньяга килә. 1965 елда радиоинженер белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлаган. 1964 елдан 1967 елга кадәр радиомеханик, өлкән мастер, Казан көнкүреш техникасы комбинаты цехы башлыгы булып эшли. 1967 елдан 1970 елгача баш инженер, “Экран” берләшмәсе генераль директоры буларак хезмәт итә. 1970 елдан 1985 елга кадәр ТАССР халкына көнкүреш хезмәт күрсәтү министры урынбасары, шул ук вакытта 1975 елда Казан финанс-икътисад институтын төгәлли. 1985 елда ТР халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министры булып билгеләнә. 1993 елда исә, ТР Милли банк рәисе булып сайлана. Евгений Богачев – ТР Югары Советы (1985-1989), Россия Югары Советы (1990-1993), ТР Дәүләт Советы депутаты. Ул шулай ук ТР Куркынычсызлык Советы әгъзасы, Свияжски һәм Раиф монастырьлареның Тарихи-табигый комплексын торгызу фондының попечительлек советы рәисе, “УНИКС” баскетбол клубы президенты, икътисад фәннәре докторы. Богачев “Мактау билгесе” һәм “Дуслык” орденнары, Изге кенәз Даниил Московскийның рус Православие чиркәвенең III дәрәҗәле ордены, “СССР мактаулы радисты” Билгесе, ТР Югары Советының мактау грамотасы белән бүләкләнгән шәхес. Юбиляр ТР атказанган икътисадчысы һәм РСФСР ның халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтүче атказанган хезмәткәре исемнәренә дә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International