ТР Дәүләт Советы ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә вәкаләтләр йөкләү мәсьәләләрен карый

2005 елның 25 марты, җомга
Бу минутларда ТР Дәүләт Советы ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә вәкаләтләр йөкләү мәсьәләләрен карый.

Утырыш эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары катнаша. ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә вәкаләтләр йөкләү мәсьәләләрен карауга күчеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга 16 март көнне ТР Дәүләт Советына РФ Президенты Владимир Путинның Шәймиев Минтимер Шәрип улы кандидатурасын Татарстан Республикасы Президенты вызыйфасы тәкъдим итү турындагы хаты килүе хак искәртте.

Әлеге мәсьәлә буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко иң беренче булып чыгыш ясады. “Минтимер Шәрипович Шәймиевне Татарстан Республикасында тәкъдим итүнең кирәге юк. Аның бөтен тормышы сезнең алдыгызда һәм республиканың бүгенге көндә социаль һәм икътисади үсеш буенча ирешкән уңышлары – Татарстан Республикасы җитәкчеләренең җайга салынган командасы башкарган зур эшләр нәтиҗәсе. Бүген Россия өчен Татарстанның икътисади үсештә дә, социаль үсештә дә, үсеш темплары һәм инвестицияләрне җәлеп итү, һәм күп кенә башка тармаклар буенча да лидер республика икәнлеге сер түгел. Иң мөһиме, әлеге үсеш темпларын саклап калу һәм республиканың киләчәктә уңышлы яшәешен тәэмин итү өчен тотрыклылыкны һәм алдан күрүчәнлекне саклау. Акыллы кешеләр “яхшыдан яхшыны көтмиләр” дип әйтергә ярата. Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, Минтимер Шәймиевне Татарстан Республикасы Президентлыгына сайлап кую бүгенге көндә Татарстанга да, Россиягә дә кирәклегенә ышанам”, - диде ул.

Көн тәртибенә шулай ук ТР Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасы мәсьәләсе дә кертелгән иде. ТР Дәүләт Советы фракция һәм парламент комитетлары җитәкчеләренең парламент утырышын радио һәм телевидениедә турыдан-туры трансляцияләү турындагы тәкъдимен хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International