Иң-иңнәр

2005 елның 2 марты, чәршәмбе
Казанның "Пирамида" комплексында "Ел җитәкчесе" дип аталган республика бәйгесе булып үтүе турында газетабызның узган санында әйткән идек инде. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Бүген монда республикабызның иң яхшы җитәкчеләре җыелды. Нәкъ менә алар Татарстаныбызның социаль-икътисадый үсешен эзлекле тәэмин итәләр", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап. Татарстан Президенты республикабыз файдасына эшләүче җитәкчеләргә һәм алар җитәкләгән коллективларга үзенең тирән рәхмәтен белдерде..

"Татарстан икътисады үсешенә керткән зур өлеше өчен " дигән иң абруйлы номинация җиңүчеләре булып ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм "КамАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин танылды..

"Барс. Динамикалы төстә үсүче предприятие җитәкчесе" номинациясендә "Таттрансгаз" ЧҖҖ генераль директоры Рәфкат Канткжов; "Инновацион актив предприятие җитәкчесе" номинациясендә Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин; "Нәтиҗәле кадрлар сәясәте алып барган предприятие җитәкчесе" номинациясендә "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев мактаулы исемнәргә лаек булдылар. ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов эчке эшләр бүлекчәсенең иң яхшы җитәкчесе булып танылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Премьер-министр һәм Дәүләт Советы Рәисе тапшырды.

Тагын 49 лауреат ТР Премьер-министры кул куйган дипломнарга лаек булды. Кунакларны җыр белән Татарстанның халык артистлары Альберт Әсәдуллин һәм Салават Фәтхетдинов сәламләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча китап нәшер ителер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International