Минтимер Шәймиев ТР Чакыру комиссиясен җитәкләячәк

2005 елның 15 марты, сишәмбе
Республикада хәрби чакырылыш комиссиясенең яңа составы расланды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. ТР Президентының “ТР Чакыру комиссиясе турында”гы Указы бүген үз көченә керде. Указ “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законга бәйле рәвештә гражданнарны оешкан төстә һәм үз вакытында хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итү максатларында кабул ителде.

Федераль законның 2004 елның 22 августында 122 номер астында әлеге законга кертелгән үзгәрешләре нигезендә, республика җитәкчесе федерация субъектның чакыру комиссиясе рәисе булып тора. Шул рәвешле, ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Чакыру комиссиясе рәисе итеп сайланды. ТР хәрби комиссары Рим Мостаев һәм моңа кадәр чакыру комиссиясен җитәкләгән ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, аның урынбасарлары итеп билгеләнде. Комиссия составына шулай ук ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры Борис Захаров, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Любовь Овсиенко, шулай ук гражданнарга медицина тикшерүе үткәрүче белгеч-табиблар кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International