ТР Дәүләт Советы Премьер-министр урынбасарлары вәкаләтенә Президент тәкъдим иткән кандидатураларны яклады

2005 елның 29 апреле, җомга
ТР Дәүләт Советы Равил Моратов, Борис Павлов, Владимир Швецов, Марат Әхмәтов һәм Зилә Вәлиеваны ТР Премьер-министрының урынбасарлары вәкаләтенә билгеләде.

Парламентарийлар ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Равил Моратовны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, Борис Павловны- ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры, Владимир Швецовны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Марат Әхмәтовны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Зилә Вәлиеваны - ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры вәкаләтенә билгеләү тәкъдиме белән килештеләр.

Хәзер ТР Премьер-министрының ике беренче урынбасары пәйда булды. Моннан тыш, дүрт вице-премьер да министрлык портфельләре иясе булды.

Татарстан Президенты Хөкүмәт башлыгы урынбасарлары хәл итәчәк приоритетлы мәсьәләләрне билгеләде. Ул Марат Әхмәтовка җир реформасын, авылда үзгәртеп коруны мөмкин кадәр зарарсыз үткәрергә теләде. М.Шәймиев Владимир Швецовны республикада юл эшләрен яхшы белүче буларак бәяләде. Приоритет буларак юл һәм халыкка күрсәтелүче транспорт хезмәтен сыйфатын яхшырту әйтелде.

Минтимер Шәймиев, Министрлар Кабинетының яңа кешесе - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павловның тәҗрибәле булуын әйтте, чөнки ул 1993 елдан ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Казандагы икътисад һәм сәнәгать комитетын җитәкләгән.

Татарстан Президенты Зилә Вәлиеваны вице-премьер - ТР мәдәният министры итеп билгеләүне аңлатып үтте. Әгәр "Татмедиа" Агентлыгы әлеге министрлык структурасына керсә, үзенең эшчәнлек актуальлеген югалтыр иде", - диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International