Россия белән Татарстан Президентлары Казанның 1000 еллыгы турында сөйләште

2005 елның 9 марты, чәршәмбе
9 мартта Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Казанның мең еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы турында күрешеп сөйләште.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан башлыгы Владимир Путинга "юбилейга әзерлек эшләренең план буенча баруын, һәрбер зур эштәге кебек игътибар җитми калган очраклар булуын да" әйтеп үтте. М.Шәймиев сүзләренчә, Казан юбилеена әзерлек кысаларында узачак иң зур чара - метро ачылышы булачак. "Бу - халык өчен иң зур бүләк", - диде Татарстан Президенты. М.Шәймиев юбилейга метроның беренче чираты - барлыгы биш станция тапшырылачагына ышанычын белдерде.

Татарстан башлыгы В.Путинга шулай ук 2005 елның 1 гыйнварында республикада сигез елга исәпләнгән "Тузган торакны бетерү" программасының төгәлләнүе турында да сөйләде. М.Шәймиев сүзләренчә, аның ярдәмендә 49 мең гаилә яңа фатирга күчте. Моннан тыш Татарстан Президенты 1 гыйнвардан республикада социаль ипотека программасы тормышка ашырыла башлавын да әйтте. Чөнки әлеге проект Россиядәге ипотекалы кредиттан шактый аерылып тора, монда торак алуга бирелгән кредит елына 8 процент күләмендә генә, ә түләү үзе 27,5 елга исәпләнгән.

"Иң элек кредитлар яшь гаиләләргә, бюджетта эшләүчеләргә биреләчәк. Әмма акрынлап социаль ипотека республиканың башка катлам халкына да тәкъдим ителәчәк", - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, әлеге программа республиканың демографик вәзгыятенә зур йогынты ясаячак. Россия Президенты да Татарстанның әлеге социаль ипотека программасын Россиянең башка төбәкләрендә дә таратуның мөһимлеген асссызыклады.

Минтимер Шәймиев сөйләгәнчә, 2004 елда республикада 1 миллион 750 мең квадрат метр торак тапшырылган. "Нефть төбәкләрендә яңа шәһәрләр үсеп чыккан чорда да моның кадәр төзелеш булмаган иде. Ул елларда да иң күбе 1,5 миллион квадрат метр торак тапшырылды", - диде М.Шәймиев.

Татарстан Илбашы шулай ук узган ел 600 мең квадрат метр торакны халык үз акчасына төзегәнлеген дә хәбәр итте. "Бу - халыкның кереме артуы турында сөйли", - диде ул.

М.Шәймиев Владимир Путинның игътибарын Казанга дөнья күләмендә танылган сәүдә компанияләре килүенә, аларның Татарстанда үз кибетләрен ачуына да юнәлтте. "Башка инвесторлар өчен бу яхшы үрнәк", - диде М.Шәймиев һәм 2004 елда Татарстанның төп капиталына кергән инвестицияләрнең 3 миллиард доллардан артып китүен әйтте. Әлеге акчалар республиканың сәнәгать предприятиеләрендә җиһазларны яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International