Татарстан торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясен төшерүне бурыч итеп куйды

2005 елның 6 марты, якшәмбе
"Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең хакын төшерү - бүгенге көндә Татарстанда мөһим бурычларның берсе итеп билгеләнде", - диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу атнада "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында.

"Без бу өлкәдәге вәзгыятьне тулысынча анализлап, аеруча проблемалы юнәлешләрне ачыкладык һәм алар безгә катгый карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде", - диде Минтимер Шәймиев.

Президент белдергәнчә, күптән түгел республиканың бөтен коммуналь хуҗалык хезмәтләре катнашында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясе булып узды. "Коллегиядә без үзебезгә реаль бурычлар куйдык, тырышып эшләгәндә аларны ике-өч елда тормышка ашырырга, коммуналь хезмәтләр бәясен сизелерлек төшерергә мөмкин булачак, дип ышанам. Чөнки кешеләрне иң борчыганы - тарифларның үсүе", - дип аңлата Татарстан башлыгы.

Президент әйткәнчә, тарифларга, аеруча, җылылык һәм су бәясе зур йогынты ясый. "Еш кына кайбер районнарда аларның хакы Казан белән Чаллы кебек зур шәһәрләрдәгедән дә югарырак. Казан, Чаллыдагы котельныйлар эшкәртелгән җылыда, ягъни торак-коммуналь хуҗалык кирәге өчен электр энергиясен җитештерү барышында чыккан җылылык ярдәмендә эшли. Ә башка шәһәр һәм районнардагы котельныйлар төбәк бюджетына төзелгән һәм җирле хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык балансында тора, шуңа күрә дә аларның хезмәте халык өчен бик кыйммәткә төшә, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. - Мондый шәһәрләрдә экономияле энергия җайланмаларын булдыру турында карар кылынды, - ди Президент. - Әлеге эшләр республика бюджетыннан өстәмә рәвештә берничә миллиард сум акча таләп итсә дә без халык җилкәсеннән тариф кебек авыр йөкне төшерү өчен кирәкле сумманы барыбер табачакбыз", - дип ышандырды республика башлыгы.

Илбашы сүзләренчә, якын арада Татарстан хакимияте нефть чыгаручы районнарның эчәргә яраклы су мәсьәләсен дә чишәчәк. Җирлекнең пычрануы сәбәпле кайбер районнар чиста суны Татарстанның башка төбәкләреннән китертергә мәҗбүр, ә бу үз очрагында аның бәясенә зур йогынты ясый.

Президент быел республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә йөз процентлы түләү белән беррәттән акчалата түләү процессы башланганын да билгеләп үтте. "Без моңа бик озак әзерләндек. Бүген төп бурыч - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне төшерү, чөнки югары тарифлар халык кеременең үсешен тоткарлаучы төп сәбәп булып тора", - диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International