Минтимер Шәймиев "Россия-ЮНЕСКО" истәлек медаленә һәм дипломына лаек булды

2005 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
10 мартта Мәскәүдә РФ Тышкы эшләр министрлыгында РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе утырышы булды.

Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Аңа Россия Федерациясе белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткәне өчен диплом һәм "Россия-ЮНЕСКО" истәлек медале тапшырылды.

"Россия-ЮНЕСКО" дипломы һәм истәлек медале ЮНЕСКОның 60 еллыгы һәм Россия Федерациясенең әлеге халыкара оешмага керүенә 50 ел тулу уңаеннан (СССР ЮНЕСКО составына 1954 елның апрелендә кергән иде, ә 1991 елда Россия аның хокукый варисына әйләнде) булдырылган.

Билгеле булганча, Татарстан ЮНЕСКО белән күптән хезмәттәшлек итә. Бүген республикада 25 меңнән артык халыкара, федераль, региональ һәм җирле әһәмияткә ия мәдәни мирас объектлары - тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр - дәүләт саклануында. 1983 елда ЮНЕСКО карары белән XIII гасыр Көнчыгыш шигърияте вәкиле Кол Галинең 800 еллык юбилее үткәрелде.

Казанның 1000 еллыгы һәм Казан дәүләт университетының 200 еллыгы ЮНЕСКОның истәлекле даталар календарена кертелгән. 1999 елда, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе белән ТР Министрлар Кабинеты арасындагы килешү нигезендә, Дөнья мәдәнияте институты төзелде, анда тынычлык урнаштыручы-конфликтологларны әзерлиләр. ЮНЕСКОның генераль секретаре Коитиро Мацуураның 2004 елның маенда Казанга визиты вакытында Казан Кремле территориясендә архитектура һәм шәһәр төзелеше мирасын саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе төбәк бүлеге төзелде.

2001 елның июнендә Парижда ЮНЕСКОда Татарстан Республикасы көннәре үткәрелде. Шул ук елны Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде. Бүгенге көндә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә (көтү исемлеге) шулай ук Болгар та-рихи-архитектура комплексы һәм Свияжск тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы кертелгән. ЮНЕСКО мәдәни мирасы Конвенциясе экспертларының агымдагы елның 6-10 апрельдә Казанда үтәчәк махсус утырышы кысаларында, биредә ЮНЕСКО экспертлары булачак. Аларга әлеге комплексларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү буенча соңгы карарны кабул итәргә туры киләчәк. Татар милли бәйрәме Сабантуйны халыкның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү өчен гариза, Сабантуйга багышланган фильм һәм альбом Парижга җибәрелгән.

Болар Татарстан белән ЮНЕСКО мөнәсәбәтләре тарихында аеруча мөһим булган этаплар. Бу мөнәсәбәтләрне урнаштыруда Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең өлеше аз түгел. Быелгы бүләк - әлеге хезмәтләрнең танылуын дәлилли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International