Баулы районы администрациясе башлыгы итеп Альберт Хәбибуллин билгеләнде
2005 елның 18 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Н.Н.Хәбипов Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде.
Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шеһәре администрациясе башлыгы итеп А.Г.Хәбибуллин билгеләнде.
Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы 1958 елның 2 августында Татарстан АССРның Баулы районы Баулы эшчеләр бистәсендә туган.
Казан төзүче инженерлар институтын һәм Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап төзүче инженер һәм авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы-икътисадчы белгечлекләре алган.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.