Минтимер Шәймиев: "Читтән ярдәм булмаганда, авыл хуҗалыгы югары үрләргә менә алмаячак"

2006 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

24 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Сарман һәм Тукай районнарында булды.

Сәфәрдә Президентны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров озатып йөрде.

Сарман районында объектлар белән танышуны ул үзәк район хастаханәсе һәм төзелеп килүче шифаханәдән башлады. Сарманда бер сменага 250 кеше кабул итәрлек шифаханә төзү эшләре 2006 елның ахырында тәмамланырга тиеш. Минтимер Шәймиев белән әңгәмә барышында табиблар һәм шәфкать туташлары материаль-техник тәэмин ителешнең яхшыруын, шулай ук хезмәт хаклары артуны билгеләп узды. Баш табиб Ирек Билалов сүзләренә караганда, "Сәламәтлек саклау" өстенлекле милли проект кысаларында кадрлар белән баету юнәлешендә максатчан юлламалар да эшкә җигелә. Шул ук проект буенча 3 "ашыгыч ярдәм" машинасы һәм алты каналлы ЭКГ аппараты кайтарылган.

Рәсми кунаклар хастаханә белән танышканнан соң, хәзерге вакытта эшли торган картинг-клубта, шулай ук төзелеп килүче чаңгы базасында булды. Соңыннан "Агросила-Групп" төркеменә керүче "Нөркәй" агрофирмасында авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары белән очрашты."Сарман" һәм "Нөркәй" агрофирмалары узган елның җәендә "Татэнерго" ААҖ тарафыннан төзелгән һәм алар "Агросила-Групп" холдингына керә. Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе гомум мәйданы 60 мең гектарлы җиде хуҗалыкны берләштергән. Агрофирмаларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып игенчелек һәм сөт терлекчелеге тора.

Узган елның ноябрендә Юлтимер авылында сыерлар абзарларын төзекләндерү эшләре тәмамланган, биредә "Делаваль" фирмасы җиһазы урнаштырылган. Көзгә кадәр 1000 сыерга исәпләнгән тагын ике терлекчелек комплексы төзекләндереләчәк. "Нөркәй" агрофирмасында сөт сату узган елгы белән чагыштырганда алты тапкыр арткан. Бирегә республиканың иң яхшы хуҗалыкларыннан сөт токымлы 350 нәселле сыер китерелгән. Инвестор заманча техника сатып алган һәм хезмәт хакы буенча бурычларын тулысынча түләгән. "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев хәбәр иткәнчә, агымдагы елның җиде аенда ике агрофирма буенча исәпләнгән хезмәт хакы 41 миллион сум тәшкил иткән, ә 48 миллион сумы түләнгән.

Авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашу барышында Минтимер Шәймиев Сарманга Татарстан энергетика компаниясе сыйфатындагы стратегик инвесторлар җәлеп итү турындагы карар республика җитәкчелегенә очраклы килмәде, дип билгеләп узды. Элегрәк үзенең авыл хуҗалыгы казанышлары белән алда барган район соңгы елларда бирешә башлаган. М.Шәймиев сүзләренчә, уңдырышлы җир һәм агрофирмаларга китерелгән кыйммәтле техника җирле үзидарә органнары өчен яхшы салым базасы буларак хезмәт итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә ул шикәр чөгендере һәм рапс эшкәртә башларга тәкъдим итте. Марат Әхмәтов сарманлыларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә потенциаллары бик зур дип раслап узды. Гектарыннан 40 центнер ашлык җыеп алганда, бөртекле культураларны сату күләме 1 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Терлекчелекне үстерүгә килгәндә, аның киләчәге тагын да әйбәтрәк. М.Шәймиев игътибарны районда дуңгызчылыкны үстерү кирәклеккә юнәлтте.
Соңында республика башлыгы һәм аны озатып йөрүчеләр кырда тәкъдим ителгән чит ил техникасы белән дә танышты.

Шулай ук Минтимер Шәймиев Тукай районында булды.

Соңрак ТР Президенты Сарман һәм Тукай районнарында эш сәфәре нәтиҗәләре һәм бу уңайдан үзенең фикерләрен журналистларга бәян итте.

Республика җитәкчесе иң элек урып-җыю эшләренең республика буенча гомум алганда әйбәт баруын һәм һава торышы шартлары уңай торган очракта республика алдына куелган 4,5 миллион тонна икмәк җыеп алырга дигән бурычның үтәләчәген белдерде. "Бүгенге көндә 3 миллион тонна икмәк суктырылган. Коры һавада җыелган ашлыкның сыйфаты да яхшы. Димәк, киптерү эшләренә дә чыгымнар кирәкми", - дип билгеләп узды ТР Президенты. Аның сүзләренчә, әле кимендә икмәкнең өчтән берен җыеп аласы бар. Сарман районына карата мөнәсәбәтен белдереп, Минтимер Шәймиев алдагы ике елда аның үзгәрәчәгенә ышаныч баглады. "Уңыш әйбәт, басулар нигездә чиста. Тик бүгенге сәфәремнең максаты урып-җыю эшләре белән генә танышу түгел, ә авыл хуҗалыгында инвесторларның ничек җәлеп ителүен тикшерү һәм авыл хуҗалыгы тармагында төзелеш эшләренә бәя бирү", - дип ассызыклады ул. Минтимер Шәймиев Сарман районының электән данлы район булуын, әмма соңгы елларда инвесторлар ярдәменең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы сәбәпле артта калуын хәбәр итте. Президент сүзләренә караганда, Сарман районында барлык җирләрнең 95 проценты инвесторларга тапшырылырга әзерләнә.

Гомумән әйткәндә, авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр дөнья таләпләренә туры килерлек дәрәҗәгә җитәчәк. М.Шәймиев инвесторларны җирдән файдалану белән беррәттән, терлекчелек тармагына да игътибар бирүләрен, аерым алганда, терлекчелек комплекслары торгызу һәм төзекләндерүдә дә актив эшләүләрен билгеләп үтте.

Тукай районына килгәндә, Минтимер Шәймиев аның авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча, Сарман районына караганда алдарак булуына басым ясады. "Бу аңлашыла да: КАМАЗ төзелгән елларда Тукай районы хуҗалыкларына да ярдәм күрсәтелде. Ул елларда терлекчек комплекслары төзелсә дә, хәзер алар искергән инде", - дип фикерен җиткерде ил башлыгы. М.Шәймиев сүзләренчә, Тукай районында 83 мең гектар сөрүлек җирләрнең бары 23 меңе генә инвесторлар кулында. Ул журналистларның сорауларына җавап биреп, проблема һәм ачыкланмаган мәсьәләләрнең әле күп булуын билгеләп үтте. Шулай ук Тукай районының теге яки бу хуҗалыгына бәя бирү максаты белән тагын бер кат җыелышып сөйләшергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

"Мин Чаллыдагы инвесторларның Тукай районы чикләрен узып, ераграк районнарга китүен күңелле күренеш дип санамыйм. Әгәр читтән ярдәм булмый икән, авыл хуҗалыклары заман таләпләренә туры килерлек югары үрләргә менә алмаячак", - дип ассызыклады Президент.

Тукай районындагы "Челны-Бройлер" ҖЧҖтә булганнан соң, Минтимер Шәймиев әлеге предприятиенең алга киткән компанияләрнең берсе булуын искәртте. "Безгә үзебезнең тавык итен рәхәтләнеп, тыныч күңел белән ашарга мөмкинлек туачак. Бу цех быел файдалануга тапшырылып, киләсе елда тулы көченә эшкә керешер", - дигән ышаныч белдерде республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International