Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Һәркемне бәрәңге белән тәэмин итәчәкбез!"
2008 елның 4 октябре, шимбә
4 октябрь көнне Минтимер Шәймиев Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Республика башлыгы иң әүвәл Татарстан башкаласының Чехов базарындагы сәүдә рәтләрен карады. Биредә кешеләр кышка азык-төлек запасы тупласын өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Базарда чагыштырмача арзан бәягә сатып алынган бәрәңге, шикәр комы, он һәм башка тауарларны махсус йөкчеләр теләге булган һәркемнең шәхси автомобильләренә кадәр илтте. Үз машиналары булмаган кешеләргә исә алган әйберләрен бушлай өйләренә китерделәр.
Кайнар ризык пунктларында пылаудан авыз итү, тәмле бәлешләр белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган иде. Ә сәхнәдә Татарстан районнарының үзешчән коллективлары чыгыш ясады.
Ярминкәдә авыл хезмәтчәннәре шәһәрдә яшәүчеләргә үтемле бәядән төрледән-төрле продукция тәкъдим итте. Мисал өчен, бәрәңгенең килограммын – 6-7, кишерне – 8-12, кәбестәне – 7-8, чөгендерне – 8-14, башлы суганны 8-12 сумга сатып алырга мөмкин иде. Он, ашлык (арыш, арпа, солы), яшелчә, яңа тотылган балык, ит, тавык, үрдәк, каз, үсентеләрнең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Бүген 500дән артык йөк машинасы Казандагы ярминкәләргә төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясен алып килде. Бер көн эчендә ярминкәләрдә 50 миллион сумлык тауар сатылыр дип көтелә. Чагыштыру өчен: 27 сентябрьдә узган ярминкәдә – 40,4 миллион, ә 20 сентябрьдә 33,9 миллион сумлык продукция сатылган иде.
Минтимер Шәймиев Чехов базарындагы сәүдә рәтләрен караганда Татарстанның төрле районнарыннан килгән сатучылар һәм төрле яшьтәге сатып алучылар белән аралашты. ТР Президенты тауарның кайдан китерелүе, бәяләр белән кызыксынды, сатып алучылардан кайсы тауарга сорау аеруча зур булуын белеште.
Чехов базарының түбәсе ябулы бинасында ТР Президенты сәүдә рәтләрен карады, бәяләр һәм хәләл итнең булу-булмавы белән кызыксынды. Бу көнне яшелчәләр рәтендә баклажанның килосын – 50, помидорны – 75, борычны 45 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
Ачык һавада корылган сәүдә рәтләре янына чыккач, республика башлыгы сатуга югары сортлы он (25 килограммы – 280, 50 килограммы 550 сум) алып килгән “Вамин-Татарстан” холдингының йөк машиналарын карады. Күп санлы он капчыклары арасында хатын-кыз һәм ир-ат итекләре (430 һәм 450 сум) сату ноктасы өчен дә урын табылган. Минтимер Шәймиев итек сатучы белән аралашты һәм әлеге аяк киемен мактады. “Кышын дачада үзем дә итек киеп йөрим, бик уңайлы”, - диде ул.
Базарда сатылучы үсентеләрне караганда, республика башлыгы әлегә республика бакчачылырының бик азы гына чикләвек куагы утыртуына игътибар юнәлтте. ТР Президентының сүзләренә караганда, бу куакның чикләвеге бик файдалы, ә куакның үзе бик талымсыз һәм тәрбия таләп итми диярлек.
“Мондый кояшлы көндә бәрәңге сатып алу бик әйбәт. Кояшны “күргән” бәрәңге бик озак саклана”, - диде Минтимер Шәймиев, бәрәңге төялгән йөк машинасы янында. “Һәркемне бәрәңге белән тәэмин итәчәкбез! Монда бернинди шик тә юк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Чехов базарындагы сәүдә рәтләрен караганнан соң Минтимер Шәймиев “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу комплексы янында оештырылган, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре, өстәмә белем бирү һәм мәктәпара уку комбинатларында укучылар тарафыннан җитештерелгән әйберләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә булачак.
2008 елның 4 октябре
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз