Минтимер Шәймиев: "Казанның 1000 еллыгына төзелгән объектлар татарстанлыларга озак хезмәт итәчәк"

2005 елның 6 сентябре, сишәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә һәм Казанның 1000 еллыгына әзерләнүдә зур өлеш керткән татарстанлыларга "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләрен тапшырды.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, бу яки теге участоктагы эшләр буенча җитди кисәтүләр юк. Президент ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Казанның 1000 еллыгына әзерлек буенча оператив штаб эшен аеруча билгеләп үтте. Татарстанда яшәүчеләр өчен мөһим булган социаль объектлар төзелде, дип ассызыклады М.Шәймиев. Казанның юбилее кысаларында мөһим чараларның югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуын республика башкаласына дөньяның төрле почмагыннан килгән дәрәҗәле кунаклар да бәяләвен билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев юбилей тантаналары көннәрендә халыкны транспорт һәм куркынычсызлык белән тәэмин итү турында әйткәндә, казанлыларның Казанның 1000 еллыгы мең елга бер тапкыр гына булганны төшенеп, кайбер уңайсызлыкларга аңлап каравын ассызыклады. Бәйрәмнең мәдәни программасы да иң югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шул исәптә - БДБ илләре башлыклары саммиты һәм РФ Дәүләт Советы утырышы көннәрендә яңартылган М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, шулай ук Үзәк стадионда һәм Ярминкә мәйданында. Президент бәйрәм чаралары турында мәгълүмат бирүче ТР "Татмедиа" Массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшен дә бәяләде. "Агентлык нык басып тора, үзенең эшен күрсәтте," - дип билгеләп үтте ул.

Республика Илбашы Казанның 1000 еллыгы турында гомумән әйткәндә, бәйрәмнең зур сәяси мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Россия дәүләте үсешендә роле тиешле бәяләнгән Татарстан халкы тарихында гадел басым ясалган. "РФ Президенты Владимир Путин чыгышының асылын аңларга кирәк", - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

М.Шәймиев тантаналы чаралар үткәргәч, казанлыларның һәм республика халкының кәефе үзгәрде, дип билгеләп үтте. Эчкәрәк, һәр ишегалдына үтеп керергә кирәк, яхшы башлангычларыбыз сүрелмәсен өчен тынычланырга ярамый – ул кунакларга әнә шундый теләкләр белән мөрәҗәгать итте. “Булдырабыз!” шигаре миңа көннән-көн ныграк ошый бара, - диде Минтимер Шәймиев сүзен йомгаклап.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләр исеменнән республика башлыгына мөрәҗәгать итте. Югары дәрәҗәдә ышаныч һәм юбилей бүләгенә тәкъдим ителү хөрмәте өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә уникаль юбилей фолиантлары сериясеннән “Казан елъязмасы” басмасын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International