КАМАЗлар Казакъстанга юл тотар кебек

2004 елның 30 июне, чәршәмбе
КАМАЗлар Казакъстанга юл тотар кебек

Бүген Татарстанга килгән Казакъстан Республикасының рәсми делегациясе Горбунов исемендәге Казанның очкычлар җитештерү берләшмәсендә үткәрелгән күргәзмәне карадылар. Ул цехларның берсендә һәм аның алдындагы мәйданчыкта урын алган иде. Биредә "КАМАЗ", "Татнефть", "Татэнерго", "Түбәнкаманефтехим" кебек республиканың җитештерү өлкәсен әйдәп баручы ширкатьләр үз тауарларын, тенологияләрен күрсәттеләр.

Нурсолтан Назарбаев һәм Минтимер Шәймиев күргәзмәне карап чыктылар, аеруча кызыксындырган ширкатьләрнең стендлары янында тукталып, аңлатмаларны тыңладылар.

Казакъстан преидентын бигрәк тә "КАМАЗ" берләшмәсе җимеше - автомашиналар кызыксындырды. КАМАЗ шассиендә җыелучы "НефАЗ" автобусы эченә керек үк карады, автомашиналарның газда эшләү мөмкинлеге белән бик нык кызыксынды.

Нефть җитештерү, эшкәртү белән шөгыльләнгән ширкатьләр дә аерым игътибар җәлеп иттеләр. Бу аңлашыла да, чөнки Казакъстан табылган нефть ятмаларының күләме буенча дөньяда 13 урынны тота, кара алтынны чыгару, эшкәртү - аның стратегик кызыксыну юнәлешләренең берсе.

Тиздән үзара тауар алмашуның күләме үсүен фаразларга була, дип уйлыйм, диде Нурсолтан Назарбаев журналистларга күргәзмәне карап чыккач. Амин, диясе кала.

Соңыннан кунакларга яңа очкычларны күрсәттеләр. Иртәгә Казакъстан делегациясе Башкортстанга китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International