Хартумда Татарстан Вәкиллеге ачылачак

2003 елның 16 апреле, чәршәмбе
Судан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Әл-Бәшир Осман Әл-Каббашиның республикага ике көнлек визиты төгәлләнде. 15 апрельдә иртән Судан дипломатын Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев кабул итте.

Очрашу б арышында яклар безнең республикабелән Судан арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә икътисадым яктан өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Алар икътиса-дый кооперациянең ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә тиешле конкрет юнәлешләрен ачыклады.

Татарстанның Африка континентының төньяк-көнчыгы-шында шактый зур территорияне биләп торучы әлеге ил белән үзара мөнәсәбәтләре Суданга 2001 елның июнь аенда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңне-ханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе визитыннан соң башланып китте. Судан белән сәүдә әйләнеше 2001 елда нибары 11,5 мең доллар булса, 2002 ел йомгаклары буенча, 765,1 мең АКШ долларына җитеп, 67 тапкырга диярлек артты. Татарстан Африка дәүләтенә очу аппаратлары, механик һәм электр, оптика җиһазлары җибәрде. Әмма, бу чорда сәүдә хезмәттәшлеге "бер каналлы" гына булды, чөнки әлеге ил белән импорт операцияләре башкарылмады. Бүгенге көндә макроикъти-садый реформалар үткәреп килүче Судан дәүләте Татарстан белән асылда икътисадның барлык тармакларында да хезмәттәшлек итәргә әзер. Аның мәнфәгатьләре - нефть һәм авиация тармаклары, төзелеш, авыл хуҗалыгы. Табигый ресурсларга бик бай булса да, индустриаль яктан нык йомшак әлеге ил нефть чыганакларын эзләү (биредә расланган нефть запасы гына да 160 миллион тонна тәшкил итә), бораулау эшләрен үткәрү өлкәсендә Татарстан нефтьчеләре белән хезмәттәшлек итүгә омтыла. Ә Казан самолетлары һәм вертолетлары, 2,5 миллион квадрат километр мәйданны биләп тә, нибары 15 "канатлы" машинага ия булган ил эчендә транспорт хәрәкәтен сизелерлек яхшырта алыр иде. Судан дипломаты әйткәнчә, аның иле Татарстанда җитештерелгән самолетларны һәм вертолетларны лизингка алырга әзер. Моннан тыш Судан (биредә авыл хуҗалыгы икътисадның иң мөһим секторы булып тора) ашламалар сатып алу белән кызыксына һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сатып алу мөмкинлекләрен дә күздә тота.

Үзара файдалы хезмәттәшлекнең әлеге һәм кайбер башка мәсьәләләрен хәл кылуга Судан башкаласы Хартум шәһәрендә Татарстан вәкиллеген ачу ярдәм итәчәк. Казан Кремлендә очрашу барышында нәкъ менә шул хакта килешүгә ирешелде. Вәкиллекне инде көз җиткәнче үк ачу планлаштырыла.

Очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов катнашты.

Шул ук көнне Судан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Ибраһим Өл-Бәшир Осман Әл-Каб-баши Мәскәүгә очты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International