Казакъстан вәкиллеге Казаннан Уфага килде

2004 елның 1 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанга эш сәфәрен тәмамлап, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев җитәкчелегендәге вәкиллек 1 июль көнне Башкортстанга килде. Уфа һава аланында хөрмәтле кунакларны президент Мортаза Рәхимов һәм башка югары җитәкчеләр каршы алды. Башкалага килгәч, Мортаза Рәхимов белән Нурсолтан Назарбаев Башкортстан хакимиятләренең Парковый дип аталган резиденциясендә сөйләшүләр үткәрде. Шул ук вакытта Казакъстанның эшлекле даирәләре Башкортстандагы хезмәттәшләре белән очрашып аерым сөйләшүләр алып барды.

Көн дәвамында Нурсолтан Назарбаев һәм аның юлдашлары Уфадагы берничә зур ширкәттә һәм күренекле табиб Эрнст Мулдашев җитәкләгән Бөтенрусия күз микрохирургиясе үзәгендә була. Аннан соң кичен Нурсолтан Назарбаев белән Мортаза Рәхимов журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырачак.

Казакъстан вәкиллегенең Башкортстанга эш сәфәре җомга көнне дә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International