Нурсолтан Назарбаев Татарстан галимнәрен лекция укырга чакырды

2004 елның 30 июне, чәршәмбе
Бүген "Мираж" кунакханәсенең конференцияләр залында "Лев Гумилев фәнни мирасында евраазиячелек идеяләре" дигән Халыкара фәнни конференция үз эшен башлап җибәрде.

Аның ачылышында Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казахстан республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнаштылар. Шулай ук атаклы галим-энциклопедист, этнологияне өйрәнгән Лев Гумилевны искә алу конференциясенә Россиянең, Казахстанның, Татарстанның билгеле галим-тюркологлары, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре җыелган иде.

Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институы, Казахстан республикасы милли фәннәр академиясе, Казахстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр Департаменты оештырган әлеге конференцияне ТР Тарих институты директоры, ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рафаил Хәкимов алып барды.

Конференция ачылышында Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Лев Гумилевның халыкка дөрес тарихны язуын бәян итте. "Татар-монгол һөҗүменә килгәндә, Россиядә бернинди һөҗүм булмады һәм булырга да мөмкин түгел дип язды Лев Гумилев. Ул Россия белән Алтын Урда мөнәсәбәтләрен дөрес итеп чагылдырды. Җәмгыять фикеренә каршы килде. Ә каршы килү, җәмгыять фикереннән артка чигенгәннәр ул чакларда җәзага тартылганнар", - диде Минтимер Шәймиев.

Казахстан республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев беренче булып барлык җыелучыларны конференциянең ачылуы белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. "Җиде ел элек Казахстанның башкаласы Алма-Ата шәһәреннән Астанага күчте. Шул дәвер өчендә шәһәр зур үсеш алды: күп кенә төзелешләр башкарылды. Шуның берсе булып заманча зур университет төзелүен билгеләп узасы килә. Ул - "Евраазиячел университет" һәм дөньяда Лев Гумилев исемен йөртүче бердәнбер уку йорты. Лев Гумилев исемен бирүебез юкка түгел, чөнки ул төрки халыклар өчен күп хезмәт куйган галим һәм сезне дә үзебезгә лекцияләр укырга чакырам", - диде Казахстан Президенты.

Нурсолтан Назарбаев шулай ук Казахстанда яшәүче татарлар тормышы белән дә таныштырып узды. "Республикабызда татарлар халык саны буенча өченче урында торалар һәм актив роль уйныйлар. Минем абыемның хатыны да татар. Һәм ул үзенең чисталыгы, тәмле пешерүе, мөлаемлеге белән аерылып тора. Минем абыемның татар кызларын яратуы юкка түгел икән", - дип шаяртты Нурсолтан Назарбаев. Моннан тыш Казахстан Президенты төрки халыклар проблемасына тукталды, әлеге теманың әз өйрәнелгәнен әйтте. "Хәтта кайбер галимнәр төрки мәдәниятне бөтенләй кабул итмиләр, шуңа яхшы хезмәтләр кирәк. Мин фәнни элитага зур өметләр баглыйм", - диде. Шулай ук ул Казан дәүләт университетының 200 еллыгы якынлашып килүе белән дә котлады һәм аның ректорына бүләк тапшырды. "Әлеге университетта Казахстанның күп кенә билгеле шәхесләре укыган", - диде.

Конференциянең ачылышыннан соң пленар утырыш булды. Анда Татарстан, Казахстан, Санкт-Петербург, Чувашия республикасы вәкилләре чыгыш ясады.

Төштән соң исә галимнәр эшләрен секцияләргә бүленеп дәвам иттеләр. Барлыгы өч секция эшләде. "Евраазиячел концепция: тарих һәм бүгенге көн" секциясен тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, "Ауразия төрки халыкларының тарихы һәм мәдәнияте" секциясен казахстан профессоры Мамбет Койгельдиев, "Евраазиячел концепция һәм әдәбият" секциясен профессор, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Нурмөхәммәт Хисамов белән Россия Фәннәр академиясенең дөнья әдәбияты институтыннан филология фәннәре докторы Сергей Небольсин җитәкләделәр.

Секцияләр әле үз эшләрен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International