Минтимер Шәймиев Сергей Степашин белән очрашты

2004 елның 7 июне, дүшәмбе
7 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Сергей Степашинны кабул итте.

"Сергей Степашин Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган шәхес. Ул республиканы яхшы белә. Чөнки үзгәртеп кору елларының башыннан алып ул илебездә иң актив, дәрәҗәле сәясәтчеләрнең берсе булды. Сергей Степашин республиканы да яхшы белә. Бүгенге көндә ул ил өчен әһәмиятле булган вазыйфаны башкара", - диде Минтимер Шәймиев очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәдә.

Россиянең Хисап палатасы рәисе бүген республиканың Дәүләт Советы утырышында Татарстанның Хисап палатасын булдыру турындагы законга кул кую вакыйгасында катнашачак.

Сергей Степашин билгеләп үткәнчә, Хисап палатасын оештыру Татарстан өчен мөһим һәм истәлекле көннәрнең берсе. "Мин законны җентекләп өйрәнеп чыктым, Хисап палатасының республикада тотачак урынына караганда, ул Россиядә иң көчлеләрдән булыр дип көтелә. Кайбер карашларда, әйтик бюджетны формалаштыруның бәйсезлеге мәсьәләләрендә ул хәтта Россия Федерациясенең Хисап палатасын да уздырып җибәрә, яхшы мәгънәсендә, әлбәттә", - диде С.Степашин. Аныңча, Татарстанның Дәүләт Советы һәм Президенты бюджетны тикшереп тора торган бәйсез орган булдыру турында карар кылган икән, бу - республикада намуслы кешеләр эшләвен, аларны бюджетның ачык булуы куркытмаганлыгын дәлилли.

Россия Хисап палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, яңа законның Казанның 1000 еллыгына әзерлек чорында да әһәмияте зур. Ул юбилейга әзерлек программасына бик күп чаралар бүленүен, федераль бюджеттан гына да 19 миллиард сум акча күчерелүен ассызыклады. "Мин бүген кайбер объектларда булдым. Чыннан да нәтиҗәле эшләр бара. Аннан соң Татарстанның Хисап палатасы бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә дә ярдәм итәр, бик күп карашларда Россия Хисап палатасы белән бергә үз сүзен әйтә алыр дип уйлыйм", - диде С.Степашин.

Минтимер Шәймиев тә бүген яңа законга кул куелуның республика өчен мөһим һәм тарихи вакыйга булуын әйтеп узды.

Шулай ук Президент белән Сергей Степашин Сабан туйларының яхшы гына башланып китүен һәм киләсе елда "УНИКС" баскетбол командасының дөнья чемпионы булачагы турында килешкәнлекләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International