Минтимер Шәймиев "Каравон" бәйрәме белән котлады

2004 елның 24 мае, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Каравон" рус фольклор бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга котлауларын җиткерде.

"Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне "Каравон" бәйрәме белән котлыйм!

Республика халыкларының күп гасырлы традицияләре арасында "Каравон" рус мәдәниятенең төрлелеген, байлыгын, аның тирән тарихи тамырларын күрсәтә.

Элек-электән, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң Лаеш районының Никольское авылына бөтен тирә-яктан кунаклар җыелган, кешеләр әйлән-бәйлән-каравоннарда әйләнгән. Бүгенге бәйрәмнең дә исеме шул каравоннардан киткән. Фольклорчы галимнәребез һәм җыр-бию сәнгате энтузиастлары тырышлыгы белән өзелгән традиция күптән түгел яңадан аякка басты. "Каравон" - гадәти авыл утырмаларыннан төбәкара дәрәҗәдәге рус фольклор фестиваленә күтәрелде.

Бүген Никольскоедагы язгы рус бәйрәме турында Татарстан читтә дә яхшы беләләр. "Каравон" рус мәдәниятенең үзенә күрә визит карточкасына, республика халкы тарихи мирасының аерылгысыз өлешенә әйләнде, инде икенче ел ул республика күләмендәге бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Торгызылган "Каравон" Татарстанда этникара тынычлык һәм бердәмлеккә, мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүенә ярдәм итәр, күп милләтле халкыбызны, иң элек балалар һәм яшьләрне халыклар дуслыгы, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүдә әхлакый-эстетик нигез булыр, дип ышанам. Шушы мәңге яшь бәйрәмдә катнашучыларга һәм барлык кунакларга, татарстанлыларга шатлыклы кәеф, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International