Россия Президенты янында күтәрелгән икенче мәсьәлә нефть тармагындагы яңа салымнарга кагылган. "Салым законындагы үзгәрешләрдән соң республиканың нефть сәнәгате нинди хәлдә калыр? Без шул турыда да җитди фикер алыштык", - диде Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы белдергәнчә, дөньяда нефтьнең бәясе үскәнлектән генә Татарстанның нефтьчеләренә дә, бюджетына да өстәмә акча керми. 2005 елда бюджет 2 миллиард 600 миллион сум акча югалтырга мөмкин. "Бүгенге законнар буенча яңа нефть чыганаклары да, искеләре дә салымнарны бер төрле түләргә тиеш була. Бу үз чиратында скважиналарыбызның бер өлешен табышсыз итәчәк. Нефть тармагында 13-14 меңгә якын кешене эшеннән азат итү куркынычы бар. Шулай да мондый хәл булмый калыр дип өметләнәм, - диде Президент. - Мин беренче тапкыр Россия Президентын, Хөкүмәт җитәкчесен Татарстанның нефть картасы белән таныштырдым. Мәгълүматны игътибар белән тыңладылар дип уйлыйм. Файдалы казылмалар табу салымына да дифференцация мәсьәләсен куйдык. Аңлашуга ирештек дип уйлыйм", - диде Илбашы.
Очрашуда күтәрелгән республика өчен мөһим булган өченче тема - Россия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү булган.
"Россия субъектларында хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында"гы РФ Законына үзгәрешләр кертү кысаларында узган ел Россия Президенты "Россия Федерациясе субъектлары белән үзәк арасындагы килешүләргә үзгәртүләр кертү тәртибе турында"гы Указга кул куйган иде. Шул уңайдан Минтимер Шәймиев Владимир Путинга килешүнең үзгәртүләр кертелгән яңа үрнәген тапшыруын хәбәр итте. "Бу күп көч таләп итә торган зур эшнең башы гына. Әмма без эшләргә әзер. Татарстан килешүгә игътибар белән карый. Яңасы да безнең Конституциядәге һәм федераль законнардагы үзгәрешләргә нигезләнеп кабул ителәчәк", - диде Минтимер Шәймиев. Билгеле булганча, хәзерге килешүнең вакыты 2005 елның июль аенда тәмамлана.
Россия җитәкчеләре белән очрашуда шулай ук очкычлар төзү буенча лизинг компанияләре, дары заводының бүгенге хәле тикшерелгән.
Татарстан Президенты Владимир Путинның республикада тузган торакны бетерү программасының уңышлы тормышка ашырылуы, булачак социаль ипотека проекты белән дә кызыксынуын билгеләп үтте. Татарстанда социаль ипотеканың процент ставкасы 5 проценттан да артык булмаячак, дип ышандырды Президент.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Минтимер Шәймиев күптән түгел Чечняда булган фаҗига турында да уй-фикерләрен әйтте. "Чечня Президенты безгә визит белән килергә тиеш иде. Гомеренә һәр көн куркыныч янап торганда да дәүләтне җитәкли алган икән - Әхмәт Кадыйров чыннан да көчле рухлы кеше булган. Владимир Путин әлеге фаҗига Чечня халкын тагын да берләштерер дигән фикердә", - диде Минтимер Шәймиев.
Бүгенге матбугат конференциясендә Татарстан Президенты белдерү дә ясады. "Россия Федерациясе Дәүләт Думасында күпчелек депутатларның "Бердәм Россия" партиясеннән булуын искә алып, шуны әйтәсем килә, алар күп нәрсәнең язмышын хәл итә торган законнарны бик тиз кабул итә башлады. Законнарны иң алдан тикшерергә, алар буенча фикер алышырга кирәк. Сәяси дискуссиягә дә урын бар. Партия тавыш бирү машинасы түгел", - дип сүзен тәмамлады М.Шәймиев.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.