Минтимер Шәймиев: "КДУ - "канатланды"

2004 елның 12 марты, җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан дәүләт университеты төп бинасының Көнчыгыш канатын ачу тантанасында катнашты.

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты - Россиядә иң зур, иң өлкән мәдәни һәм фәнни үзәкләрнең берсе. Университет тарихы бик күп күренекле шәхесләр, галимнәр исеме, зур ачышлар белән бәйле. Аның факультетлары һәм бүлекләре җирлегендә Казандагы бик күп югары уку йортларына нигез салынган. Бүгенге көндә университетта 1100 мөгаллим эшли, 13 меңнән артык студент 40 белгечлек буенча белем ала.

Университет борынгы уку йорты гына түгел, Россиядәге рус классицизмы стилендәге төзек һәм матур ансамбльне тәшкил иткән гүзәл архитектура һәйкәле дә. Уку комплексының үзәге - КДУның төп бинасы 1825 елда архитектор Н.Г.Пятницкий проекты буенча төзелгән. Ә 1905 елда архитектор К.Мюфке проекты буенча аның Көнбатыш канаты сафка баса. К.Мюфкеның проектын тормышка ашырып, быел март аенда аның 6016,86 квадрат метр мәйданлы Көнчыгыш канатын төзү тәмамланды.

Казан дәүләт университеты Россия фәне һәм мәгарифе алдындагы күренекле казанышлары өчен РФ Президентының 1996 елның 30 июлендәге Указы нигезендә Россия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирасы объектлары Дәүләт исемлегенә кертелгән. Татарстан Президенты М.Шәймиев тә 2000 елның 25 декабрендә "Казан дәүләт университетына нигез салынуга 200 ел тулуны билгеләп үтү турындагы" Указга кул куйган иде. Шулай ук университетның укыту комплексын үстерүгә багышланган чаралар Россия Хөкүмәтенең "Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү" федераль максатлы программасында да урын алган.

КДУның Көнчыгыш канатын төзү 2002 елның ноябрь аенда башланган иде. Төзелеш Россиянең федераль бюджетыннан финансланды. Генераль проектлаучы - җаваплылыгы чикләнгән "Казан Гипронииавиапром" җәмгыяте, генераль подрядчигы - Санкт-Петербургның "Ренесанс констракшн" фирмасы. Биредә университетның биология факультеты булачак. Өч катлы бинада 38 лаборатория, 8 уку аудиториясе, 18 офис бүлмәсе һәм конференция залы урнашачак.

Минтимер Шәймиев яңа бина, андагы лабораторияләр белән танышып чыкты. "КДУны чын мәгънәсендә "канатланган" дип әйтергә була, - дип шаяртты Президент соңыннан университетның мөгаллимнәре, студентлары һәм биредә урнашачак биологлар белән очрашуда. Яңа бинаның конференция залында үткән әлеге кыска гына әңгәмәдә КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов Президентка, шәһәр хакимияте башлыгына, Архитекторлар берлегенә һәм төзлешекә ярдәм иткән башка оешмаларга зур рәхмәтен белдерде.

"Университетның яңа Көнчыгыш өлеше чыннан да бик матур эшләнгән, КДУның төп бинасы архитектур яктан тулы комплекс булып җитеште, - дип тәэсирләре белән урткашлаты Президент. - Бинадагы лаботарияләр белән танышкач, галим һәм бигрәк тә студентларыбызның шундый җитди тикшеренүләр белән шөгыльләнүенә сокланып чыктым. Үземдә дә кабат укыйсы килү теләге уянды. Казан дәүләт университетының зур юблиеена кадәр әле бик күп эшләр башкарасы бар. Казанда югары белемгә нигез салучы бу университетыбыз һичшиксез уку һәм укыту өчен уңай шартлар тудырылуга лаек", - диде Минтимер Шәймиев.

КДУның Көнчыгыш канатын ачу тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан мэры Камил Исхаков, ТР мәгариф министры Фарис Харисов, ТФА Президенты Мансур Хәсәнов һәм башка бик күп кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International