Минтимер Шәймиев Австрия кунакларын кабул итте

2004 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Аурупаның омбудсман институтының башкаручы директоры Николаус Шверцлер белән очрашты.

Агымдагы елның октябрендә Казанда Аурупа омбудсман (омбудсман - төрле милләттәге, диндәге халыкларның хокукларын үтәлешен контрольдә тоту өчен махсус сайланган кеше) конференциясе уздырылачак. Бүгенге очрашуда да сүз шул хакта барды.

Соңыннан омбудсманнар журналистлар сорауларына җавап бирде. Әлеге конференцияне үткәрү идеясе Татарстан Республикасында халык хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов тарафыннан тәкъдим ителгән. Николаус Шверцлер белдергәнчә, Аурупа омбудсманнары ассоциациясе идарәсе дә (аның резиденциясе Австриянең Инсбрук шәһәрендә урнашкан) бу идеяне хуплап чыккан. Аның сүзләренә караганда, әлеге конференция Көнчыгыш, Көнбатыштагы омбудсманнарга үзара элемтәләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Ә әлеге хәрәкәтнең уртасында Татарстан Республикасы булачак.

"Халык хокуклары буенча Татарстандагы вәкилнең зур үсеш алган хезмәте аркасында сезнең республика Аурупа омбудсманнары арасында иң актуаль урынны били", - дип белдерде Николаус Шверцлер.

Рәшит Вәгыйзов конференциянең Казанда үтү әһәмиятен билгеләп: "Казанда мондый конференциянең үтүен без зур җиңү дияр идек, чөнки Аурупа мондый конференцияләрне Америка контингентында, яки үзләрендә генә үткәрә иде. Иң актуаль халык хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре каралачак әлеге конференция уңышлы гына үтсә, Татарстан өчен бу бик зур уңыш булачак", - дип белдерде.

Мондый конференция Казанда беренче генә тапкыр үткәрелә. Аның эшендә катнашу өчен Аурупадан гына түгел, ә БДБ, Балтика илләреннән дә бик күп кунаклар килүе көтелә.

Конференциядә сөйләшү өчен тәкъдим ителә торган темаларның берсе Татарстанда төрле диндәге һәм милләттәге кешеләр яшәвенә бәйле булачак. Конференциядә шулай ук омбудсманнарның этник, милли, дини конфликтларны кисәтүдә, аларны булдырмый калудагы роле, әһәмияте турында да сүз алып барылачак. "Көнчыгыш яки Көнбатыш Аурупада һәрдаим конфликтлар туып тора һәм менә омбудсманның төп роле - аларны булдырмый калу. Тик омбудсманнарның тарихи роле, кагыйдә буларак, бары тик инде килеп чыккан проблемаларны гына хәл итү белән чикләнә иде, тик хәзер без конфликтларны хәл итү генә түгел, ә кисәтү буенча да аларның ролен, әһәмиятен яңадан карарга телибез. Һәм мин конфликтларны кисәтү функциясенең уңышлы үтәлә торган җиргә килүемә бик шатмын", - диде Австрия кунагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International