"Без бүген бергә", - ди Татарстан яшьләре.

2004 елның 5 марты, җомга
Бүген "Баскет-холда" "Бердәм Россия" яшьләр оешмасының Татарстандагы бүлекчәсе "Киләчәккә юл ярып" дигән Татарстанның яшьләр форумын уздырды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Әйтергә кирәк, бүген җиде меңлек "Баскет-хол" шыгрым тулы иде һәм ул яшьләр тавышыннан яңгырап торды. Төп девиз: "Без бүген бергә" - "Мы сегодня вместе". Бирегә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск, Бөгелмә яшьләре, шулай ук Казандагы барлык югары уку йортлары студентлары вәкилләре, мәктәп укучылары килгән иде. Һәркайсының кулында я Татарстан, я Россия, я тагын нинди булса да әләм.

Форумны ачып җибәргән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Бездәге яшьләр акыллы, талантлы һәм уңган. 7 декабрьдә узган сайлауларда сезнең "Бердәм Россия"не яклап тавыш бирүегез нәтиҗәсендә яшьләрне РФ Дәүләт Думасында яклаучы ике депутат булды. Бу - Әнбяр Кармеев һәм Илдар Гыйльметдинов. ""Бердәм Россия яшьләр бүлекчәсе әлеге форумны уздыру инициативасы белән чыкты Һәм бу республика өчен зур вакыйга. Әгәр без 14 мартта узачак сайлауларда да "Бердәм Россия" вәкилләрен якласак һәм дә Владимир Путин өчен тавыш бирсәк ялгышмабыз, - диде ул. Шуннан соң республиканың иң яхшы мәктәп укучыларын, студентларын, эшче яшьләрен (вертолет заводы, авиация, мотор төзү берләшмәсеннән), стройотряд вәкииләрен сәхнәгә чыгардылар.

Аларны һәм барлык яшьләрне "Бердәм Россиядән" КДУның ректоры Мәгъсүм Сәлахов, "Радиоприбор" берләшмәсе генераль директоры Рәшит Аббаков, ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова котладылар. "Безнең сайлау алды платформасында яшьләр сәясәтенә аерым урын бирелгән һәм без бергә барлык мәсьәләләрне дә чишәчәкбез", - диде Рәшит Аббаков. Тагын шунысын билгеләп узарга кирәк, кичә азагында әлеге "иң-иң" студетларга, укучыларга... РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әнбяр Кармеев, Илдар Гыйльметдинов, Александр Козловский тантаналы төстә мактау кәгазе тапшырдылар. Үз чыгышларында депутатлар республикада яшьләр өчен күп нәрсәләр эшләнүе хакында әйтеп уздылар. Әнбяр Кармеев исә барлык яшьләр исеменнән ярдәм һәм яшьләрне һәрвакыт аңлап эш иткәне өчен Татарстан Президентына бүләк тә тапшырды.

Минтимер Шәймиев исә: "Сезнең форумның девизы "Киләчәккә юл ярып" дип атала. Ташып торган энергиягезгә, белемлелегезә, дәртегезгә карап моны язмышыгызга юл яру дип атап була. Татарстанның язмышы сезнең кулда. Хәзерге буын нык һәм көчле. Яшьләр җәмгыятьтә бара торган яңалыкларга омтылалар. Һәм мин сезгә бу юлыгызда уңышлар телим", - диде. Шулай ук Минтимер Шәймиев барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән дә котлап бәхет һәм уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, барлык котлаулар, чыгышлар да җыр-бию белән үрелеп барды. "Зөләйлә", "Волга-Волга", "Казан егетләре", "Шарм" шоу-театры, Мәскәүдән килгән "Отпетые мошейнники", "Другие правила" төркемнәре яшьләргә тагын да дәрт өстәде. Алар "Без бүген бергә" дигән девизны алдагыдан да катырак кычкыра башладылар. Аеруча "Сәләт"ләр актив иделәр. Аларның сары, кызыл футболкалары һәм башлыклары беркемне дә икътибарсыз калдырмагандыр. Шулай ук яшьләрне "Татарстан яңа гасыр" телевидениесендәге "Здорово живешь" һәм "Эфир"дагы "Без остановки" спорт тапшыруын алып баручылар котлады. Соңгылары залга "Рубин" командасы уенчыларының автографлары куелган унга якын туп ыргытты. Бәхетлеләр бүген өйләренә әлеге туп белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International