Редакция ике ел рәттән "Минем Чаллы" шәһәр бәйгесендә "Иң яхшы иҗади коллектив" исеменә лаек булган, республика һәм Россия конкурсларында 32 приз алган.
"Чаллы-ТВ"ның барлык телетапшыруларның үз төшерү павильоннары бар. Үз хисабына редакция бинасы төзекләндерелгән. Үткән ел редакциягә яңа заманча җиһазлар алынган. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бирелгән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.