Минтимер Шәймиев: "Татарстанның 70 яшьлек Президенты булуын теләмим"

2004 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Азатлык радиосы"ның "Йөзгә йөз" тапшыруын яздыруда катнашты.

"Әлеге тапшыру инде 10 ел эшләп килә. Ул һәр якшәмбе 14.00 сәгатьтә эфирга чыга, шулай ук кичке сигездә һәм дүшәмбе көнне кабатлана", - дип сөйләде журналистлар белән очрашуда тапшыруның алып баручысы, "Азатлык радиосы"ның Мәскәү бюросы сәяси күзәтүчесе Михаил Соколов. "Йөзгә йөз" ("Лицом к лицу") программасында илнең бик күп җитәкчеләре, фикер ияләре белән әңгәмәләр корыла, Михаил Соколов сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Президентлардан беренче булып катнаша.

Гадәт буенча әңгәмне ике кеше - җирле темалардан хәбәрдар булган һәм чит ил журналисты оештыра. Бүген яздырылган тапшыруга "Азатлык радиосы"ның Казан бюросы директоры Римзил Вәлиев һәм Америка Кушма Штатларының "Bloomberg" мәгълүмат агентлыгы Мәскәү бюросы директоры Владимир Тодрес чакырылган иде.

"Татарстан Президенты белән эчкерсез, шул ук вакытта төпле, нигезле сөйләшү булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Римзил Вәлиев. - Минтимер Шәймиев март аенда булачак сайлаулардан соң да илдә демократиянең һәм федерализмның дәвам итәчәгенә ышана". Римзил Вәлиев искә алганча, Президент белән булган әңгәмәдә татар мәсьәләсе дә күтәрелгән. "Минтимер Шәймиев 1992 елдагы Бөтендөнья татар конгрессы турында сөйләде. Татарстан чит төбәкләрдәге татарларга ярдәм итүен дәвам итәчәк. Бу эштә федераль үзәк белән күбрәк эшләргә туры килер мөгаен, чөнки үзәк бернинди дә матди ярдәм күрсәтергә ашкынып тормый", - диде "Азатлык радиосы"ның Казан бюросы җитәкчесе.

Михаил Соколов та Президенттан барлык сорауларга төпле, кызыклы җаваплар алуын, әңгәмә белән канәгать калуын белдерде. "Безне "Бердәм Россия" партиясе, сайлаулар һәм булачак Татарстан Президенты сайлаулары кызыксындырды. Минтимер Шәймиев киләчәк Президент срогы турында җитди уйлануын һәм бу урынга лаеклы яшь җитәкчеләр барлыгын әйтте. "Мин Татарстанның 70 яшьлек Президенты булуын теләмим", дип җавап бирде М.Шәймиев", - диде М.Соколов.

"Bloomberg" вәкилен республиканың икътисади хәле, нефть тармагының үсеш юнәлешләре, аеруча "Татнефть" компаниясе кызыксындырды. "Бүгенге сөйләшүдән Татарстанда нефть чыгару күләме артмаячагын белдем. Республиканың нефть өлкәсендәге һәрбер яңалыгы дөнья базары өчен мөһим", - диде Владимир Тодрес. Ул шулай ук бүгенге сөйләшү нәтиҗәләре, нигездә Татарстанның нефть тармагына кагылышлы мәгълүматлар бер-ике сәгатьтән бөтен дөньяга таралачагын әйтте. Билгеле булганча, "Bloomberg" агентлыгы икътисад һәм финанс яңалыкларына махсуслашкан дөньяда иң зур оешмаларның берсе. Аның мәгълүматлары белән барлык инглиз телле радио-телевидение, газет-журналлар файдалана.

Журналистларны шулай ук Президентның туганнары, гаиләсе белән бәйле сорауларга теләп җавап бирүе һәм авылны яратуы сокландырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International