Минтимер Шәймиев: "Биектау җире - иң кыйммәтле җир булачак"

2004 елның 1 марты, дүшәмбе
28 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районы Халык депутатларының XXIII нче сессиясендә катнашты. Сессиягә кадәр Президент районның "ГранТаш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды.

Билгеле булганча, "ГранТаш" узган елның гыйнвар аенда гына ачылган иде. Завод җаваплылыгы чикләнгән "НУР-1" предприятиесенең бүлекчәсе. "ГранТаш"та гранит, мәрмәр, доломит кебек табигый ташларны эшкәртү һәм алардан югары сыйфатлы тышлыклар һәм архитектур әйберләр җитештерелә. Завод нигездә Казанның якынлашып килүче 1000 еллыгына әзерләнү һәм метрополитен төзелеше башлану сәбәпле табигый таштан ясалган югары сыйфатлы бизәкләү материалларга мохтаҗлык барлыкка килүдән төзелде.

Бүгенге көндә биредә тәүлегенә 200 кв. метр шомартып ялтыратылган плитәләр җитештерелә, алар арасында - төрле зурлыктагы гадәти плитәләр, тәрәзә төпләре, өстәл капкачлары, журнал өстәлләре, вазалар, каминнар бар. Чимал гадәттә Россиядән, Украина һәм Казахстаннан кайтартыла. Шулай ук Италия, Финляндия, Бразилия, Испаниядән дә чимал алу турында килешүләр төзелгән. Алга таба завод үзебездә, нигездә Әлдермеш авылында чыгарылган доломитны да эшкәртә башлаячак. "ГранТаш" продукциясе чагыштырмача очсызрак та тора. 20 миллиметр калынлыктагы гранит плитә 1470-1800 сум булса, Кытайда - 2100, Бразилиядә - 3675 сум икән. Завод цехында Президентны шулай ук "Нур-1" оешмасына караган башка предприятиеләрнең дә продукцияләреннән торган күргәзмә белән таныштырдылар.

Биектауның Мәдәният сараенда үткән Халык депутатларының XXIII сессиясендә районның 2003 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы 2004 елга бурычлары билгеләнде. Доклад белән район хакимияте башлыгы Рәшит Шаяхмәтов чыгыш ясады. Сессия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Мицнуллин, республиканың авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, экология, социаль яклау министрлары, төрле идарәчелек, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Казаннан 16 километр ераклыкта урнашкан Биектау районында бүгенге көндә 45,3 мең кеше яши. Рәшит Шаяхмәтов үз чыгышында сессиягә җыелучыларны үткән елда эре һәм уртача предприятиеләрнең җитештерү күләме һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырып үтте. 2003 елда Биектауның эре предприятиеләре 473 млн. сум күләмендә продукция җитештергән. Аеруча "Усат спирт заводы", "Казан АХК", "Биектау МТС", "Дөбъяз кирпеч заводы" җитештерүне арттыруга ирешкән. Ә "Биектау агропромсервис", "Электроремонткабель", "Дөбъяз МТС" предприятиеләрендә ул киресенчә шактый төшкән. Үткән ел районда капиталь төзелешкә Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 20833 мең сум акча бүлеп бирелгән (ел планының 76%). Әлеге акчалар мәктәп, балалар бакчасы, котельный, янгын депосы төзелешенә тотылган.

Шулай ук 2003 елда барлык финанс чыганаклары исәбенә гомуми мәйданы 19012 кв. метр 170 квартир эксплуатациягә тапшырылган. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 4 гаиләгә фатир бирелгән. Бүгенге көндә тагын 150 гаилә чиратта тора, дип белдерде хакимият башлыгы. Әлеге мәсьәләгә карата Президент республикада социаль ипотека программасы кертеләчәген билгеләп узды. "Киләсе елдан бушлай торак булмаячак. Шуңа күрә без халыкка ярдәм йөзеннән социаль ипотека программасын эшләдек. Ул бюджетта эшләүчеләргә һәм яшь гаиләләргә торак хәлләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мин кичә генә республиканың эре предприятие җитәкчеләре белән очраштым. 8 ел дәвамында без алар ярдәме белән тузган торак программасын тормышка ашырып килдек. Мин аларга әлеге фондны тәэмин итүне туктамауларын сорадым. Тузган торак программасын күтәрә алганны, безнең социаль ипотекага да көчебез җитәчәк", - диде Президент.

Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, район хакимияте башлыгы сүзен Президентка рәхмәт әйтү белән башлады. Лизинг программасы буенча соңгы 3 елда районда 41 комбайн, 42 трактор, 10 КамАЗ һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы алынган. Әмма Минтимер Шәймиев лизинг бурычларын түләр вакыт җиткәнен искәртеп, районның һаман да бушка файда күрергә теләвенә зур шелтә белдерде. Бүгенге көндә районның лизинг буенча 51 миллион сум бурычы бар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйткәнчә, республикада лизинг буенча 2 миллиард сум бурыч җыелган. Үткән елдан бурычлы районнарга башка лизинг бирелми башлаган. Авыл хуҗалагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап Рәшит Шаяхмәтов Биектауның бәрәңге үстерү, сөт, ит җитештерү нәтиҗәләре белән таныштырды. 2003 елда районда 14 мең тонна бәрәңге (27 % үсеш), 44,3 мең тонна сөт (1 % үсеш), 4,5 мең тонна эре терлек һәм кош ите җитештерелгән. Авыл хуҗалыгында тулысынча хезмәт хаклары бурычы түләнелгән, хезмәтчәннәрнең хезмәт хакын 2300 сум күләмендә тоту планлаштырыла. 2003 елны Биектауның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 40 млн. сум табыш белән тәмамлаган.

Бүгенге сессиядә шулай ук кечкенә мәктәпләр мәсьәләсе дә күтәрелде. Районда 7 мәктәп, укучылар саны аз булу сәбәпле, ябылу алдында тора. Әмма күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп уку мөмкин түгел - ун километрдан артык юл үтәргә кирәк. Әлеге мәсьәләгә Президент бала мәнфәгатьләрен исәпкә алып якын килергә кирәк диде. Әгәр дә ата-аналар кечкенә мәктәпләрдә укыту сыйфаты белән риза булса, мәктәпләрне калдыру өчен тырышырга кирәк, дип белдерде. Сессиядә шулай ук авыл хуҗалыгы, сәнәгать үсеше, кече эшмәкәрлекнең бүгенге хәле һәм киләчәге, җирле үзидарә советларының торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеше мәсьәләләре буенча район депутатлары чыгышлары да тыңланылды. Алар арасында "Идел" авыл-хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Мөршидә Мусина, "Казан авыл хуҗалыгы техникасы" директоры Рәфис Мифтахов, шәхси эшмәкәр Альфред Газизов, Биектау җирле үзидарә советы рәисе Геннадий Беспалов үзләрен борчыган сорауларны күтәрде.

Биектау үзидарәсе рәисе үз чыгышында кискен проблемаларның берсенә - районның экологик хәленә басым ясады. Соңгы елда гына Биектаудан 100 "КамАЗ" машинасы чүп җыеп алынган. Казан шәһәренең якын булуы Биектауның чисталыгына нык йогынты ясый булып чыкты. Бу уңайдан Президент юл кырыйларында куелган чүп контейнерларының санын арттыру, гомумән, әлеге мәсьәләне чишү өчен республиканың экология министрлыгы белән уртак чаралар күрергә киңәш итте.

Сессия эшен йомгаклап Минтимер Шәймиев Казан кебек миллион халыклы шәһәргә якын урнашуы - Биектауның социаль икътисади хәлен үстерүгә шактый мөмкинлекләр ачуын ассызыклап үтте. "Бары тик бу мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк", - диде Президент. Һәм беренче чиратта җирләрне әрәм итмәскә киңәш итте. "Сеңнең җирләрнең бәясе көннән-көн артачак, бер көнлек файдадан чыгып кына карарлар кабул итәргә ярамый", - дип әйтте республика җитәкчесе. Шулай ук Президент хезмәт хакларын күтәрү мәсьәләсенә зур басым ясады. "Хезмәт хаклары буенча бурычлары була торып, эшчеләр хисабына җитештерүне арттырган предприятиеләрнең зур күрсәткечләре белән мактану нәтиҗәлелек турында сөйләми", - диде Минтимер Шәймиев. "Нефть табышына гына яшәгән илнең киләчәге була алмый. Чөнки ул кайчанда булса бетәчәк. Нефть суыртуны тотрыклы саклап калу шартларында да республика һәм район бюджетларын алып барырдай башка тармакларны үстерү мөһим. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгын, нефтехимия, машина төзелешен үстерүгә зур басым ясала. Биектауның да мөмкинлекләре зур, уңышлар телим", - диде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International