Кайгы уртаклашу телеграммасы

2004 елның 10 феврале, сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 7нче декабрьдә башкалада булган трагедик вакыйга уңаеннан Мәскәү шәһәре мэры Юрий Лужковка кайгы уртаклашу турында телеграмма юллады.

«Татарстанлылар Мәскәү метрополитенында булган теракт нәтиҗәсендә кешеләрнең гомере өзелү турындагы хәбәрне кызгану хисе һәм тирән борчылу белән кабул итте. Шартлау вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм зыян күрүчеләргә теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне үтенәбез», диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International