Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

2004 елның 3 феврале, сишәмбе
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Мөселман дөньясында иң мөкатдәс һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме ислам диненең рәхим-шәфкать, мәрхәмәт, игелек һәм кешеләргә карата мәхәббәт белән сугарылган олы әхлакый кыйммәтләрен гәүдәләндерә. Якыннарыбызга миһербанлык күрсәтү, аларның кайгы -шатлыкларын уртаклашу, башка дин тотучыларны ихтирам итү, якты ниятләр белән яшәп, күркәм гамәлләр кылырга омтылу бу бәйрәмгә аерым тирән мәгънә бирә, җаныбызны саф һәм пакъ килеш сакларга ярдәм итә.

Күп гасырлар дәвамында ислам дине әхлагыбызны һәм иманыбызны ныгытуда, Татарстанның рухи һәм мәдәни мирасын баетуда мөһим роль уйный. Башка диннәр белән актив хезмәттәшлек итеп, ул безнең республикада үзенә генә хас цивилизацияле төсмер алды, милләтләр һәм диннәр арасында күркәм мөнәсәбәтләрне камилләштерү чыганыгына әверелде.

Татарстан мөселманнары туган җиребездә ислам динен тынычлык һәм иминлек дине, чын әхлак нормалары нигезендә яшәп изге эш - гамәлләргә өндәүче хак дин буларак танытырга омтылалар, җир йөзенә килгән һәр адәм баласын якларга, аның илаһи җанын сакларга чакыралар.

Дини кануннарның мәңгелек кыйммәтләрен юлдаш итү, мәчет - мәдрәсәләр ачу милләтебезне рухи яктан баетуның, мөэмин - мөселманнарның бердәмлеген ныгытуның мөһим нигезе булып хезмәт итүенә мин чын күңелдән ышанам.

Кадерле татарстанлылар! Изге Корбан бәйрәме Сезгә дәрт - дәрман өстәсен, барлык күркәм эш - гамәлләрегездә зурдан - зур уңышлар китерсен, шатлык - куанычлар һәм җан тынычлыгы бирсен. Сезгә исәнлек - саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы
Президенты
М.Ш.Шәймиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International