Татьяна көне алдыннан күрешү

2004 елның 23 гыйнвары, җомга
Очрашу шушы дини бәйрәмгә туры килгәнгә күрә Минтимер Шәрипович Шаймиев, дәүләти һәм дәүләт аккредитациясенә ия булучы дәүләти булмаган мәгариф учреждениеләренең укуда, җәмәгать эшендә иң актив аспирантлары, студентлары һәм укучылары белән һәр елны үткәрелә торган очрашуда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе аспиранты Татьяна Борисованы Татьяна көне белән котлап, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.

Баксаң, Татьяна көне әле ул студент-яшьләрнең бәйрәм көне буларак та билгеләп үтелә икән. Аның башы Россия императоры Елизавета Петровнаның Мәскәү шәһәрендә илнең беренче университетын гамәлгә кую турындагы Указга имза салган көнгә барып тоташа. М.Ломоносов эшләгән бу проектны ге-нерал-адъютант М.Шувалов җиренә җиткерергә алына һәм әнисе Татьянаны туган көне уңае белән котлап: "Мин сиңа университет бүләк итәм", - дип аңа Елизавета Петровна кул куйган Указны бирә. Ә бу көнне Русь православие чиркәве безнең эраның өченче гасырында Римда яшәгән изге Татьяна истәле - генә билгеләп үтә.

-Димәк, Россиянең югары белемендә хатын-кыз башлангычы бар - илнең беренче университеты изге хатын-кыз көнендә барлыкка килә, хатын-кызга "бүләк" ителә һәм аны гамәлгә кую турындагы документка да хатын-кыз кул куя, - диде Президент. Бу гади генә очращу түгел. Ул чын мәгънәсендә зур тантанага әйләнде. Бу көнне очрашуга килгән "иң-иң"нәргә Татарстан Республикасы Президентының 2003 елның 8 декабрендәге УП-895 санлы Указы белән Татарстан Республикасының Дәүләт стипендияләре тапшырылды.

Минтимер Шәрипович үзенең чыгышында республикабызда яшьләргә югары белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын, студентлар арасында республика горурлыгы булырлык яшьләрнең күплеген билгеләп үтте, аларга, Татарстан һәм Россия киңлеге белән генә чикләнеп калмыйча, дөнья күләменә чыгарга кирәк, дигән теләк белдерде.

- Сез чыннан да иң-иңнәр. Сезнең алда бөтен дөнья ачык. Юлларның җиңеле юк. Шуңа күрә җиңел юл эзләмәгез. Сез инде бүген үк авырлыкларны җиңеп алга барасыз. Киләчәк сезнең кулда. Хәер, аның бүгенгесе дә инде сезнең кулда, -диде Президент, очрашуга җыйналган яшьләргә ышаныч белдереп. Шул ук вакытта М.Шәймиев республика Президенты стипендиясенә лаек булучыларны югары уку йортларын тәмамлагач та күз уңында тотуларын һәм аларның тормышта бу ышанычны аклаулары белән горурлануын әйтте.

Тормыш авырлыкларына карамастан, бүген яшьләрнең белемгә омтылуы куанычлы. Әле кайчан гына техник вузларга керүчеләр арасында конкурслар бөтенләй юк диярлек иде бит. Хәзер, кайсы югары уку йортын алсаң да, бер урынга дүрт-биш абитуриент туры килә. Югары уку йортларында яшьләр игътибарын җәлеп итәрдәй, заман таләпләренә җавап бирердәй яңа факультетлар ачылуда монда зур роль уйный. Югары уку йортларына керергә теләүчеләр күп, сүз дә юк. Әмма, Президент билгеләп үткәнчә, белем алырга теләүчеләрнең саны белем сыйфаты белән тәңгәл килсә, тагын да яхшырак булыр иде. Югыйсә бүген әле кайбер вузларда белем бирү сыйфатын һәм студентларның белем дәрәҗәсен, шактый күтәрергә кирәк.

Студентларның да Президент колагына ирештерәсе проблемалары күп булып чыкты. А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студенты Искәндәр Сабаевның башка шәһәрләрдән яки районнардан килеп укучы студентлар тормышы турында кайгыртуы, Мәскәү, Ленинград студентларының мәдәният учакларына студент билетлары белән керә алулары, спортзалларына керү бәяләре студентларның кесәләре белән "тәңгәл" килмәве турындагы тәкъдимнәрен Президент дөрес дип тапты, һәм: "Болар бит хәл ителмәслек проблемалар түгел. Әйтик 7,5 мең кеше сыярлык Баскет-Холлга керү өчен нигә һәр уку йортына билетлар бүлеп бирмәскә?!" - диде. Казан авыл хуҗалыгы академиясе аспиранты Гөлнара Вәлиева исә авыл хуҗалыгы белгечләренең ни өчен авылга китәргә теләмәүләрен Президентка хезмәт хакының түбән булуы белән аңлатты. Әмма Минтимер Шәрипович җиргә инвесторлар килү сәбәпле авыл хуҗалыгының яңача эшли башлавын әйтте. "Авылга - чирәм җирләрне күтәрергә барган кебек барырга, җир алу өчен барырга кирәк", - диде.

Чаллы шәһәренең Кама политехника институты аспиранты Денис Толстухин югары уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең эшкә урнашу проблемасын, Казан музыка училищесы студенты Анна Маклыгина тулай торак мәсьәләсен күтәрде. Казан дәүләт университеты аспиранты Булат Хәкимов яшь галимнәр белән эшли торган Дәүләт программасы кирәк, диде. Чыгышларны тыңлап торганнан соң Минтимер Шәрипович бу проблемаларның хәл ителмәслек түгеллеген искәртте.

Сөйләшү барышында Президент Россиядә берен-челәрдән буларак, Татарстанда "Идеяләр технопаркы" ("Технопарк идей") булдырылуын, акыллы идеяләр, яшьләрнең фәнни тәҗрибәләре шунда тупланачагын белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары 3.Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Миңнуллин һәм вуз ректорлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International