"КамАЗ - мастер"ның зур җиңүе

2004 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Инде мәгълүм булганча, 18 гыйнварда "КамАЗ" - мастер" командасы "Телефоника-Дакар - 2004" раллиенда җиңүгә иреште. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шаймиев команда җитәкчесе С.Якуповка һәм "КамАЗ" ААҖгенераль директоры С.Когогинга котлау телеграммасы җибәрде. Анда республика җитәкчесе "КамАЗ-мастер" командасы әгъзаларын һәм камазлыларның барысын да дөньядагы иң абруйлы автоузышларның берсендә җинү белән котлый.

"КамАЗ-мастер" командасы трансконтиненталь супермарафо-нының атаклы юлларында берничә көнгә сузылган авыр көрәштә янә үзенең югары дәрәҗәдәге осталыгын һәм профессионализмын, бердәмлеген һәм ныклыгын күрсәтте. Без мондый уңышның бик зур авырлыклар белән генә килүен беләбез һәм спортчыларга фидакарьлекләре, бернигә карамастан бары тик җиңүгә омтылулары өчен, ә камазлыларга команданы кыен сынауларга техник яктан тиешенчә әзерләгәннәре өчен эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Берни белән дә чагыштырып булмаслык җиңү шатлыгы һәм туган республикабызга горурлык хисе бүләк иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңадан-яңа уңышлар, матур җиңүләр телим!" диелә әлеге телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International