21нче гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев министр урынбасары - РФ Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый иминлек хезмәте җитәкчесе С.Ф.Щадрин белән очрашты.
Очрашуда Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый иминлекне тәэмин итүче бүлекчәләре, иң элек участок инспекторлары һәм ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте эшенең нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары тикшерелде. Бу җәһәттән халыкның әлеге структуралар хезмәткәрләренә ышанычын арттыру һәм алар эшендә хәбәрдарлыкны тәэмин итү зарурлыгы ассызыкланды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.