Кичә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиөв Татарстан Республикасының ике законына кул куйды. "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы бюджеты һәм муниципаль берәмлекләр бюджетлары акчасын файдалануга бәйле бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык кертелә.
"Мәгълүмати ресурслар һәм Татарстан Республикасын мәгьлүматлаштыру турында" Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы милкендәге мәгълүмат ресурсларын, системаларын, технологияләрен һәм алармы тәэмин итү чараларын формалаштырганда һәм файдаланганда барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләре җайга салына.
Закон текстлары рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.