Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Яңа ел мөрәҗәгате

2004 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар!

Бу минутларда 2003 нче ел республика тарихында һәм һәркемнең язмышында үз эзен калдырып, безнең белән хушлашып бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгелләрендә без, һәрвакыттагыча, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм табынына җыелабыз. Үткән елда эшләнгән яхшы эшләрне канәгатьләнеп искә алабыз, сөенечләр һәм үкенечләр, табышлар һәм югалтулар турында уйланабыз.

Республикада быел да иҗади хезмәт дәвам итте. Ниятләнгән гамәлләр нигездә тормышка ашты. Инфляциягә һәм бәяләр күтәрелүгә карамастан, пенсияләрнең һәм җан башына акча кеременең үсеше тәэмин ителде. Татарстанның эзлекле социаль-икътисадый үсеше матур традициягә әйләнеп бара. Без нефть чыгаруда тотрыклы дәрәҗәгә ирештек, нефтехимия үсеше дә тиешле югарылыкка күтәрелә, КамАЗ һәм промышленностьның башка предприятиеләре үз куәтләрен көннән-көн арттырып киләләр. Республика икмәк үстерүдә һәм терлекчелек продукцияләре җитештерүдә дә ил буенча иң алдынгы урынга чыкты. Башкалабыз Казанның мең еллыгына һәм Казан дәүләт университетының 200 еллыгына киң күләмле әзерлек эшләре башкарыла. Бик күп торак йортлар һәм социаль биналар төзелә. Яшьләр өчен ял итү үзәкләре һәм зур спорт корылмалары сафка басты. Яңа ел алдыннан 5 меңгә якын гаилә тузган торакны бетерү программасы буенча яңа фатирлар алды. Бу вакыйга алар өчен дә, безнең өчен дә - зур шатлык, сезнең барыгызны да өй туйлары белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Күптән түгел генә Россиянең Дәүләт Думасына узган сайлаулар кешеләрнең хакимияткә карата зур ышанычын күрсәтте. Әмма шул ук вакытта, сайлаучылар белән үткәргән очрашулар кичектермичә хәл итәсе күп кенә кискен мәсьәләләр барлыгын ачыклады. Шулардан бигрәк тә: аз керемле гаиләләрнең матди хәле, торак-көнкүреш кыенлыклары, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, наркоманиягә, эчкечелеккә каршы көрәшне көчәйтү зарурлыгы. Гомумән, халыкның лаеклы яшәвенә комачаулый торган башка бик күп күренешләр бар әле. Болар өчен халык безне дөрес тәнкыйтьли дип саныйм.

Киләсе елда без Россия Президентын һәм үзебезнең Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Бу нисбәттән, барлык хакимият органнары, шул исәптән федераль хакимият тә үз булдыклылыгын һәм җаваплылыгын иң мөһим социаль проблемаларны уңай хәл итү аша гына расларга тиеш. Бу — сайлаучыларның гадел таләбе һәм теләге.

Татарстандагы бүгенге сәяси һәм икътисадый чынбарлыкның нигезе — ул республикада яшәүче барлык милләтләр һәм диннәр арасындагы үзара ышаныч һәм татулык. Без моның мәгънәсен аңлап, тиешле бәһасен белеп яшибез.

Кадерле дуслар!

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Яңа ел кичендә теләгән изге теләкләрегез тормышка ашсын иде! 2004 нче ел безнең шәхсән һәммәбез өчен дә, гомумән, барлык Татарстан халкы өчен дә тынычлык, иминлек, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш елы булсын иде.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, муллык һәм бәхет телим. Яңа ел котлы булсын, кадерле милләттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International