Чыршы утларын кабызды

2003 елның 26 декабре, җомга
Кичә башкалабызның "Баскет-холл" спорт комплексында республика Чыршы бәйрәме башланды. Инде матур гадәткә әйләнгән әлеге тамашага Татарстанның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары, балалар һәм яшьләр иҗгимагый оешмалары лидерлары, балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр җыелды. Быелгы Чыршы бәйрәмендә барлыгы 6 меңгә якын бала катнашты.

Заманча технологияләр бүген һәр кешенең тормышына үтеп керә. Быелга бәйрәм тамашасының оештырылуы да виртуаль дөньяга сәяхәт белән бәйле иде. Кыш бабай сабыйларга бүләк итеп компьютер уены алып килде. Әлеге уенда катнашырга берсүзсез риза булган балалар виртуаль планетада яшәүчеләргә ярдәм иттеләр. Алар, матурлык туган якка мәхәббәт һәм энергиядән торган бәхет формуласы җибәреп, чит планетадагыларны коткарып калдылар.

Махсус бизәлгән күренешләр тамашаны тагын да матурайтты. Залдагы өч сәхнәдә берьюлы барган бәйрәм күренешләрендә үзләре дә катнашкан 6 меңгә якын сабый "Баскет-холл"дагы тамашага сокланып утырды.

Сабыйларны котларга килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм шәхсән үз исеменнән һәркемгә изге теләкләрен белдерде "Сезне, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, тәрбиячеләрегезне, гомумән барлык татарстанлыларны Яңа ел белән тәбрик итәм. Сез яхшы укыйсыз, спортта югары дәрәҗәләргә ирешәсез, һәркемгә үрнәк булып торасыз. Гел шулай калыгыз! Кадерле балалар! Без сезне яратабыз, сезгә зур өметләр баглыйбыз! Без сезнең белән көчле!" - диде Минтимер Шәймиев үз котлавында.

Республикабызда балаларга зур игътибар бирелә. Соңгы елларда мәктәпләр компьютерлар белән тәэмин ителә. Бу исә аларның сыйфатлы белем алуына мөмкинлек бирә. Балалар да, укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешеп, Татарстаныбызның данын югарыга күтәрә. Быел үткәрелгән Спартакиададагы уңышлар, Россия күләмендәге төрле белем бәйгеләрендә җиңүләр, һичшиксез, моңа дәлил булып тора.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, ТР мәгариф министры Фарис Харисов бар иде. Республикабызның танылган сәнгать коллективлары чыгыш ясаган бәйрәм тамашасында балаларны эстрадабыз йолдызы Салават һәм танылган "Зөләйлә" төркеме котлады. Мәскәүдән килгән "Йолдызлар фабрикасы-3" артистларының чыгышы да сабыйларның күңеленә хуш килде. Бәйрәм тамашасы искиткеч пиротехник шоу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International