Раштуа бәйрәме белән!

2004 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Хөрмәтле православие динендәге гражданнарыбыз!

Сезне бөтен дөнья христианнары өчен аеруча зур әһәмияткә ия булучы,- якты киләчәккә өмет-ышаныч тудыручы Раштуа бәйрәме белән эчкерсез котлыйм!

Православиенең христиан дине күп гасырлар дәвамында иҗтимагый тормышның әһлакый нигезләрен саклауда һәм халыкның милли мирасын баетуда бик мөһим роль уйнап килде, Үзара түзем булу һәм барча халыкның тыныч тормышы хакына хезмәттәшлеккә әзер булу традицияләре республиканың социаль иминлеге һәм чәчәк атуы нигезенә әйләнде.

Бүгенге көндә Татарстанда рухи яңарыш һәм традицион дини кыйммәтләрне торгызу процессы киң колач җәйде. Ватаныбыз тарихы белән кызыксыну арта, православие чиркәүләре торгызыла, православие белеме системасы эшләп килә. Епархия бик күп изге эшләрне башлаучы һәм саклаучы булып тора, ул ислам дине һәм башка традицион диннәр вәкилләре белән үзара тыгыз элемтәдә социаль "авыруларны" җиңүгә, конфес-сияара һәм милләтара тынычлык һәм килешүне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Менә шундый дуслык һәм үзара аңла-шулы мөнәсәбәтләр республиканың тотрыклы социаль-икъти-садый үсешенең, аны рухи яктан баетуның нигезе булып тора.

Раштуа бәйрәменең сезгә күңел тынычлыгы китерәсенә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның йөрәкләрен җылытасына ышанам.

Бу тантаналы Раштуа көннәрендә сезгә нык сәламәтлек, якты һәм чиста уй-ниятләр, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.ШӘЙМИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International