29 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рахимовның вазифага керешу тантанасында катнашты.
Уфа аэропортында аны республика Премьер-министры урынбасары Ш.Х.Вахитов җитәкчелегендә Башкортстаның рәсми делегаөиясе каршы алды.
Башкортстан Президентының вазифага керешү тантанасы республика Опера һәм балет театрында күп санлы кунакпар катнашында узды. М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы исөменнән М.Г.Рәхи-мовны вазифага керешү белән котлады һәм аңа сәламәтлек, Башкортстан халкы файдасына уңышлы эшләвен теләде. Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев чыгышында федерализмны, конституция нормаларын ныгытуда, шулай ук илдә милли сәясәтнең этно-дини факторларын исәпкә алучы нәтиҗәле сәясәт үткәрүдә Россия Федерациясенең ике төп республикасы - Татарстан һәм Башкортстан республикаларының ролен аеруча ассызыклап күрсәтте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.