Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Татнефть" ААҖ генераль директоры, "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖнең Директорлар советы рәисе Шәфәгат Тәхаутдиновтан һәм "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһмановтан Бөтендөнья нефть эшкәртү компанияләре ассоциациясе карары белән Түбән Кама нефть эшкәртү заводына "2003 елда Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы нефть эшкәртү заводы" дигән исем бирелү турында хат алынды.
Әлеге ассоциациягә 1996 елда нигез салынып, хәзер ул дөнья күләмендә нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә әйдәп баручы бәйсез мәгьлүмати оешмаларның берсенә әверелде. Ассоциация әгъзалары арасында үткәрелгән ябык анкета нәтиҗәләре 9-11 декабрьдә Берлинда "Россиядә һәм БДБ илләрендә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе VII еллык түгәрәк өстәл" дигән халыкара конференциядә игълан ителде. Анда "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ үсеш темплары, сәнәгать эстетикасы һәм җитештерү культурасы буенча Россия һәм БДБ илләрендәге 40 тан артыграк шундый предприятие арасында иң яхшысы дип танылды.
"Әлеге зур бүләкне без республика нефть-газ комплексын үстерү буенча Президент программасын тормышка ашыру кысаларында "Татнефть" ААҖ холдингы структурасында төзелгән завод эшенең беренче реаль нәтиҗәсе дип бәялибез. Завод проблемаларына даими игътибарыгыз, конструктив, нәтиҗәле ярдәмегез һәм безнең алда торучы бурычларны хәл итүгә булышлык күрсәтүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез", - диелә әлеге хатта.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.