Өй туйлары

2004 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
30 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Юдинода "Казан" локомотив депосы машинист-инструкторы Алексей Сорвин гаиләсен өй туе белән котлады. 1996 елның 1 гыйнварына Казанда гына да 5763 тузган йортта 32 меңгә якын гаилә яши иде. Сорвиннар тузган торакны бетерү буенча Президент программасы нигезендә квартира алган 29 меңенче гаилә. Шушы елда гына да Татарстанда өч мең ярым өй туе булды.

Журналистларның торак программасы үтәлешенә кагылышлы сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты Минтимөр Шаймиев шуны күрсәтеп узды: республикада торак киң колач белән төзелә һәм бер үк вакытта башкаланың, кечкенә шәһәрләрнең, шул исәптән Минзәлә һәм Тәтеш кебек борынгы шәһәрләрнең йөзе үзгәрә. Бу программа белән без горурланабыз, бик күп татарстанлылар үзләренең торак шартларын яхшыртты, уңай квартираларга күчте. Россиядә моның тиңе юк. Башта ниятләребөзнең үтәләчәгенә шик тә булгалады.

Мин тузган торакны бетерү турындагы карарны җанга якын кабул иткән предприятие һәм ведомство җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә телим, диде М.Шаймиев. Программаны үтәүгә салымны үз вакытында керттеләр, төзелешкә ел саен 2,5-3,5 миллиард сум акча бирелде. Сигез ел дәвамында Казанда 29 меңнән артык гаиләне уңайлы яңа квартираларга күчерүгә ирешелде Республикада 40 меңнән артык гаилә яңа фатирга күчте. Шуны да әйтергә кирәк, исемлеккә кертелгән ниндидер гаиләнең торак алмый калуына кагылышлы шикаятьләр юк. Башка мәсьәлә буенча фикер каршылыклары бар - гаилә әгъзалары саны арта, кемнедер теркәмиләр, кемдер хәзер яши торган урыныннан күчәргә теләми. Бүген без программаны төгәлләү этабына керәбез - киләсе елда тагын 4841 гаиләне торак белән тәэмин итәргә кирәк. Алга таба Социаль ипотека программасын эшли башлыйбыз, төрле вариантлар бар. Эшләүче кеше торак мәсьәләсен үзе хәл итәрлек, яшьләр торак төзү өчен акча эшли алырлык шартлар тудыру зарур. Ипотека шартларын без бөтен халык тикшерүенә чыгарырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International