Татарстан Хөкүмәте белән Көньяк Кореяның “LG International Corp.” һәм “LG Engineering and Construction” компанияләре делегацияләре арасында елына 7 миллион тонна күләмендә авыр нефть эшкәртү буенча нефть эшкәртү заводы, 600 мең тонна этилен җитештерү заводы һәм полимерларны эшкәртү заводлары төзү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр өч көнгә сузылды.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә узган шимбәдә, бер яктан, ТР Хөкүмәте, “Татнефть”, Түбән Кама "Нефтехим" һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, икенче яктан, “LG International Corp.” һәм “LG Engineering and Construction” компанияләре арасында үзара аңлашу турында Меморандумга һәм Ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.
Проектны тормышка ашыру өчен ТР Хөкүмәте, “Татнефть”, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ һәм LG халыкара корпорациясе катнашында акционерлык җәмгыяте рәвешендә Махсуслаштырылган максатчан компания булдырылачак. Беренче этапның якынча бәясе 1,3 миллиард доллар чамасы тәшкил итә. "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов әйтүенчә, бу проект-уникаль, финанслау күләмнәре - хәтта Россия өчен дә - гаять зур.
Дөнья икътисадында һәрвакытта да шулай. Көнбатыш төбәкнең икътисадый рейтингы һәм имиджы белән идарә итә, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Әгәр 90 нчы еллар башында нефть тармагын өстенлекле үстерү концепциясен кабул итмәгән һәм бюджетара мөнәсәбәтләрнең аерым шартларына чыкмаган булсак, бүген республиканың нефть тармагын үстерү концепциясе турында сүз дә була алмас иде. Бу җиңел генә пәйда булмады.
Татарстанга билгеле бер ташламалы шартлар бирелде, дип уйлау да беркатлылык булыр иде. Бу безнең гарантия белән эшләнде. Бөтен сәнәгать җимерелеп барган елларда без, нефть чыгаруны арттырып, аны тотрыклыландырачакбыз, шуннан соң аның үсешенә омтылачакбыз, шушы нигездә үзебезнең бюджет керемнәрен генә түгел, федераль бюджетка чигерүләрне дә арттырачакбыз, дидек. Әлеге килешүләр әнә шундый шартларда төзелде. Әгәр без уртак тел тапмаган булсак, бүген елына нибары 17 миллион тонна гына нефть чыгара алыр идек. Нефть тармагында әйдәп баручы институт - "ТатНИПИнефть" белгечләре безгә әлеге күләмнән артыграк чыгара алмаячыгыбызны раслады. Бүген исә без 30 миллион тонна күләмеңдә нефть чыгаруга күчү турында сөйлибез.
Килешүләрнең бәясе әнә шундый.
Шул ук вакытта, нефть чыгару процессын тизләтмәячәкбез, дибез, чөнки шул кадәр күләмдә нефть чыгарылганда республика алырга мөмкин булган керемнәргә исәп тотарга тиешбез. Бу нефть чыганакларыннан озак вакытлар буе файдалану мөмкинлеге бирә - Татарстанда эзләп табылган нефтьнең 30 еллык һәм аннан да күбрәк запасы бар.
Бу эш дәвам итә, әлеге срок тагы да озайтылырга мөмкин. Шуңа күрә без хәзер нефть химиясен эшкәртүне үстерүгә басым ясыйбыз да инде, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Бу - безнең төптән уйланылган сәясәтебез, һәм, үзегез үк күреп торасыз, ул үзенең беренче җимешләрен бирә башлады да инде. Нефть химиясе безнең үсеш ноктасына әвереләчәк.
Агымдагы елда Түбән Кама "Нефтехим" 22 процент үсеш бирде, Түбән Кама "Нефтехим" ноябрь аенда LG корпорациясе белән Түбән Камада күбекләндерелгән полистирол җитештерү буенча завод төзү турында беркетмәгә кул куйды.
Сөйләшүләрдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, "Татнефтехиминвест - холдинг" ААҖ генераль директоры РафинатЯруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, “LG Engineering and Construction”ның башкаручы директоры Сан Рион Ву, әлеге компаниянең вице-президентлары Джонг Ил Су һәм Дэ Хо-Пак, “LG International Corp.” корпорациясе вице-президентлары Чже Ил Ян, Ки Сир Рю һ.б. катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.