- Бу эшләрне нигездә илебез галимнәре һәм төзүчеләр башкарып чыктылар. Завод архитектура ягыннан да алдыра. Ә инде продукциягә килгәндә... Бүген Россиядә мондый чиста май җитештерүче башка завод юк. Аның бөтен әһәмияте дә шунда. Бу безне чит илләргә бәйлелектән коткара. Президент Владимир Путин җитештерү күләмен ике мәртәбә арттыру бурычы куя. Без аның белән генә чикләнеп калмыйча, нәтиҗәлелек ягына да зур әһәмият бирәбез. Инде эре проектлар хакында сүз алып баруыбызны да искәртү мөһим. Бездә горурлык хисе артты, үз-үзебезгә ышаныч уянды. Менә бу заводны төзүебез дә шуңа нигез бирә. Теләсәк, булдырабыз, димәк!
Түбән Камада синтетик майлар заводы төзү турында карар үткән гасырның соңгы көзендә дөнья күрә. Бер ел дигәндә, шул максаттан чыгып "Татнефть" - Түбән Кама "Нефтехим"-"Ойл" ("Тат Ойл") оештырыла. Аның исеменнән күренгәнчә, яңа коллективны барлыкка китерүдә республика нефтьчеләре һәм нефтехимиклары катнаша. Митингны ачып, Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин гомум төзелеш бәясе 50 млн. АКШ доллары торуын искәрткән иде. Шуның 37 миллионын "Татнефть" керткән.
- Соңгы елларда без Түбән Кама төбәгендәге төрле төзелешләрне, яңа җитештерү куәтләрен сафка бастыруга барлыгы 16 млрд. сумлык инвестицияләр керттек. Синтетик майлар заводы төзелешенә керткән финанс өлешебез 75%ка тиң, - диде "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов.
Бу урында завод корпусларын торгызган төзүчеләр хакында да мактау сүзләре әйтү артык булмастыр. Төзелешнең генподрядчысы - Чаллы осталары, "КамГЭСтеплоэнергострой" АҖ. Әлеге предприятие һәм аның 25 субподряд оешмасы заводны 2 ел да 4 ай эчендә сафка бастыруга ирештеләр. Май ясау технологиясен Россия Фәннәр академиясе галимнәре, Югославиянең "Сербия нефть индустриясе" компаниясе һәм "Татнефть" - Түбән Кама "Нефтехим" - "Ойл" белгечләре берлектә эшләгәннәр. Синтетик майлар җитештерү өчен проект һәм эш документлары әзерләү Казанның "Союзхимпромпроект" институтына тапшырылган.
Бүген заводта ярты мең кеше эшли. Алар ясый торган синтетик мотор майлары автомобиль сәнәгатендә, авиациядә, диңгез транспортында, шулай ук ракета һәм космик системаларда кулланыла. Биредә җитештерелгән майларны куллану тимер тутыгуын, ягулык сарыф итүне һәм машина двигательләренең тирә-як мохиткә булган зыянын киметә. Шунысы да мөһим, Түбән Камада ясалган майларны 8 мең сәгать файдаланып булачак. Заводта беренче елны 1 млрд. сумлык продукция чыгарырга җыеналар. Аның директоры Михаил Демидов алдагы ел ярымда 2,5 млрд. сумлык продукция бирергә ышандырды.
Республика өчен гаять мөһим булган шушы олы эшне башкарып чыгуда аеруча зур тырышлык күрсәткән М.Демидов белән заводның баш инженеры В.Шәмсетдиновка аерым рәхмәтен белдерде Илбашы. Ә инде М.Шәймиев кулыннан Мактау Грамоталары алучылар арасында Владимир Шәмсетдинов, бригадир Надежда Федулина, баш архитектор Владимир Дубровский һ.б. булуын искәртү мөһим. Төзелештә төп йөкне тарткан "КамГЭСтеплоэнергострой" генераль директоры В Малофеев Президентның Рәхмәт хатына лаек булды.
Тантаналы митингта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары, Куйбышев тимер юллары башлыгы Вячеслав Лемешко, эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.