Президиумдагы сәяси партия лидерлары Борис Грызлов, Юрий Лужков, Минтимер Шәймиев, Сергей Шойгу съезд утырышын чиратлашып алып бардылар. Съездга Россия Федерациясе Президенты В.Путин котлау җибәрде. Аны Борис Грызлов укып үтте.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.