"КамАЗ - Мастер"га изге теләкләр

2003 елның 22 декабре, дүшәмбе
22 декабрьдә безнең атаклы "КамАЗ - Мастер " командасы Мәскәү Кремле яныннан "Париж-Дакар-2004"супермарафонына старт алды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "КамАЗ - Мастер" спортчыларына телеграммасын укып үтте.

"Сез безне үзегезнең зур җиңүләрегезгә ияләштереп бетердегез инде". Безнең "КамАЗ - Мастер" командасының - дөньяда йөк машиналарында автомобиль супермарасроннары буенча иң яхшы командаларның берсе, ә Чаллы "КамАЗ"ларының иң кыен каршылыкларны җиңүгә сәләтле ышанычлы машиналар булуы нормага әйләнде.

Әмма җиңүләр беркайчан да җиңел бирелми, һәр яңа ярыш яңа кыенлыклар һәм сынаулар әзерли, шулай ук көндәшләр дә көчлерәккә әйләнә бара", - диелә әлеге телеграммада. Минтимер Шәймиев командага ныклы ышаныч белдерә, чөнки бүген аңа профессионаллар гына түгел, ә көндәшләре алдында бик зур өстенлеккә - бердәмлеккә һәм ышанычлы командага ия булучы кыю, талантлы яшьләр җыелган.

"Якташларыгызның - Татарстанда яшәүчеләрнең изге хисләре һәм теләкләре алдагы көрәштә сезгә ышанычлы таянычка әверелсен, кыен минутларда сезгә көч өстәсен", - диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International