РФ вице-премьеры Борис Алешин Казанда

2003 елның 23 декабре, сишәмбе
Үзгәртеп коруның авыр елларына карамастан, без республикада авиатөзелеш предприятиесе һәм, тулаем алганда, бөтен хәрби сәнәгать комплексын саклап кала алдык, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 23 декабрьдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Борис Алешин катнашыңда авиация сәнәгате предприятиеләрен үстерү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә.

Борис Алешин, аерым алганда, Хөкүмәтнең соңгы карарларын һәм бердәм авиатөзелеш корпорациясе (анда хәрби, шулай ук гражданлык авиатөзелеше дә исәпкә алыначак) булдыру ниятен исәпкә алып, Россия Федерациясендә әлеге проектны тормышка ашыруга керешелде, дип билгеләп үтте. Ел ахырына кадәр аның караламасы әзерләнеп, проектны тикшерергә дә мөмкин булачак инде. Бу - гади генә карар түгел, әмма ул халыкара базарда көндәшлек алып баруга алшартлар әзерләү өчен бик тә кирәк. Россиядә заводлар күп, ләкин алар бер урында таптанып торырга тиеш түгелләр, юкса бу эчке көндәшлеккә генә китерәчәк.

Бүгенге көндә Россиядә 14 урта магистраль самолет эшләнә, әмма алар факультатив нигездә генә, бик сүлпән эшләнә. Фәкыйрь булсак та, үзебездә горурлык хисе җыеп, самолетлар төзүне дәвам иттерергә туры килә. Хәзер дәүләтебезнең инвестиция ысуллары, балансланган бюджеты пәйда булды, димәк, без җаваплы адымга барырга - төрле яктан заманча кануннарга җавап бирердәй бердәм компания булдырырга әзербез, дигән сүз. Ул җитештерү, хезмәт һәм финанс ресурслары күзлегеннән чыгып караганда, оптималь булырга тиеш. Мондый вәзгыятьтә заводлар саны һәм җитештерү куәтләре, һичшиксез, кискен кимеячәк. Казан һәм Ульяновск заводлары, бигрәктә гражданлык авиациясен үстерү юнәлешендә, авиатөзелеш корпорациясе системасы үзәгенә әверелергә мөмкин. Борис Алешин журналистлар белән әңгәмәсендә, аерым алганда, киңәшмәдә “МИГ” корпорациясендә бик акрын төзелеп килүче "Ту-334" самолетының язмышы да тикшерелде, дип искәртте. Әлеге самолетны җитештерү акрынлап Казанга күчәчәк.

Казан авиатөзүчеләре, кайбер кыенлыкларга карамастан, киләчәккә ышанычлы карый. Авиация тармагында реформа зарури һәм котылгысыз, дип йомгак ясады Минтимер Шәймиев.

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, финанс министры Радик Гайзатуллин, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының машина төзү предприятиеләре, конструкторлык бюролары һәм фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре катнашты.

Шул кичтә ТР Министрлар Кабинетында Россиянең хәрби кирәк-яраклар агентлыгы карамагындагы предприятиеләрне реформалау мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.

Казанга эшлекле визит белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Борис Алешин 23 декабрьдә көннең икенче яртысын авиация сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре - Казан вертолет заводы, Казан моторлар төзү берләшмәсе һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе белән танышуга багышлады.

Вертолет заводының очу-сынау полосасында кунакларга (алар арасында шулай ук "Росавиакосмос" генераль директоры Юрий Коптев, "Евромиль" ЯАҖ генераль директоры Владимир Яблоков һ.б. бар иде) уртак халыкара проектның беренче продукты - 68 урынлы "Ми-38" вертолеты күрсәтелде. Белгечләр бәяләмәсенә караганда, бу - Россия авиатөзелешенең соңгы дистә елдагы иң зур уңышы. Бу модель җитештерүгә кертелмәгән әле. Җыю цехында кунакларга тагын бер яңалык - кече габаритлы "Ансат" вертолеты һәм аның модификацияләре күрсәтелде.

Казан моторлар төзү берләшмәсендә делегация әгъзалары ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов белән бергә заманча авиадвигатель төзүнең технологик мөмкинлекләре белән таныштылар. Берләшмәнең генераль директоры Александр Павлов, аерым алганда, кунакларның игътибарын "Ил-96", "Ту-2004", "Ту-214" кебек зур самолетлар, шулай ук "Ту-324", "ЯК-48" кебек урта магистраль самолетлар өчен дә билгеләнгән НК-93 һәм Аи-22 яңа буын двигательләренең өстенлекләренә юнәлтте. Борис Алешин дәүләтнең максималь ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды, шуның белән бергә, машина төзүчеләрне, шул исәптән, инвесторлар эзләү мәсьәләсендә мөстәкыйльрәк булырга чакырды. Россия вице-премьеры тармакның перспективалары җәһәтеннән дә үз фикерен әйтте. Үзебезнең авиация төзелешен киләчәктә ул җитештерүне оптимальләштерү, чыгымнарын киметү өчен шартлар тудыруга омтылачак бердәм корпорация буларак күзаллый. Шулай ук көндәшлек шартларын тигезләү, дөнья стандартларына туры килү һәм халыкара базарга чыгу да мөһим.

Визит ахырында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе территориясендә "Финанс лизинг компаниясе" ААҖ заказы буенча " Дальавиа" (Хабаровск) өчен төзелгән "Ту-214" самолетын тапшыру тантанасы булды. Компания вәкилләре искәртеп узганча, бу - Россия авиациясенә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында җитештерелергә тиешле ун самолетның беренчесе.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, бүген үзебезнең авиация сәнәгатен торгызу өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, һәм әлеге визит бу юнәлештә төп адымнарның берсе булып әвереләчәк.

РФ Хөкүмәте вице-премьеры Борис Алешин 24 декабрьдә Зеленодолда булды. Биредә ул шәһәрнең һәм республиканың ике зур предприятиесе: "Горький исемендәге суднолар төзү заводы" ААҖ һәм "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе федераль дәүләт унитар предприятиесенең эше белән танышты. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарын үз сәфәрендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Суднолар төзү заводы Советлар Союзы чорында елына 35әр судно җитештерсә, соңгы елларда суга нибары 3 кораб кына төшерелә. Кунаклар кайбер цехларны карады, шуннан соң ябык киңәшмә булды. Аның барышында республиканың суднолар төзү комплексын реформалау һәм үстерү проблемалары тикшерелде.

Серго исемендәге заводта Борис Алешинга көнкүреш суыткычлары цехы күрсәтелде. Башлангыч йомгаклар буенча "Позис" 2003 елда 320 мең берәмлек төрле модельдәге суыткыч җиһазлары җитештергән һәм саткан.

Предприятиеләр белән танышканнан соң Борис Алешин һәм Рөстәм Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап бирде. РФ Хөкүмәте вице-премьеры, Горький исемендәге завод кебек предприятие көйле эшләргә һәм квалификацияле кадрларны эш урыннары белән тәэмин итеп торырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Серго исемендәге завод та кунакларда уңай тәэсир калдырды. "Позис"та күргәннәрдән чыгып, кыска гына вакыт эчендә хезмәтчәннәребез тырышлыгына таянып, чыннан да, таулар күчерергә мөмкин икән, дип әйтергә була, дип ассызыклады Борис Алешин. Биредә мин искиткеч эш нәтиҗәләрен, бизнесны алып баруның заманча ысулларын, югары дәрәҗәдәге культураны күрдем, предприятие җитәкчелегенә уңышлар гына телисе кала, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International