Имин хезмәт өчен бүләкләр

2003 елның 19 декабре, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ хезмәт һәм социаль үсеш министры Александр Починоктан 18-21 ноябрьдә Мәскәүдә "2003 елда хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау" дигән VII Халыкара күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу өчен рәхмәт хаты алынды.

Татарстан Республикасы экспозициясендә хезмәтне саклауның техник чаралары индустриясе өлкәсендә тиешле халыкара дәрәҗәгә туры килүче казанышлар тәкъдим ителгән иде, аларның бер өлеше Бөтенроссия күргәзмә үзәге бүләкләре һәм дипломнарына лаек булды. КазХимНИИ эшләгән утка һәм югары температурага чыдам "Антиплав" эш киеме металлургия җитештерүендә югары температурадан саклану өчен иң яхшы махсус эш киеме конкурсында беренче урынга чыкты, диелә хатта.

Хезмәтне саклау өлкәсендә һәм Россиянең индивидуаль саклану чаралары базарында зур уңышларга ирешелгән өчен ТР хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Борис Захаров һәм аның җитәкчелегендәге министрлык Бөтенроссия күргәзмә үзәге дипломнары белән бүләкләнде, ә министр урынбасары Фәнил Габдрахманов "Бөтенроссия күргәзмә үзәге лауреаты" дигән исемгә лаек булды һәм Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең алтын медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International