Дәүләт Советы сессиясендә

2003 елның 16 декабре, сишәмбе
Сессия эше башланганчы депутатлар 12 декабрьдә 80 нче яшендә вафат булган Әзәрбәйжанның элекке Президенты Гейдар Алиевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Президиум парламентчыларның фикер алышуына 73 мәсьәлә кертте. Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, депутатлар М.Курманов, И.Сафиуллин, С.Осколок башка тәкъдимнәр белән чыкты. С.Осколок коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм бу хезмәтләргә түләүләр һәм тарифларның артуы киселешендә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауның барышы турында мәгълүматны карап тикшерергә тәкъдим итте. Сессия эшендә катнашкан Президент М.Шәймиев әлеге мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары үткәрү тәкъдиме белән чыкты, чөнки бу проблема - халык өчен бик тә актуаль. "Безгә бу өлкәдәге хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты ошамый, - дип искәртте М.Шәймиев. - Әмма, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты барыбызга да ошасын өчен, реформалар үткәрергә кирәк". Икъдисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комиссиясенә тиешле бурыч йөкләнде.

Фикер алышу йомгаклары буенча көн тәртибенә 94 мәсьәлә кертелгән булып чыкты.

Депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фоминның Татарстан буенча РФ Дәүләт Думасына сайлаулар йомгаклары турындагы мәгълүматын игътибарга алды. Сайлау нәтиҗәләре турында А.Штанин үз фикерен әйтте, ул административ ресурска игътибарын юнәлтеп, яңа Думада уң көчләрнең булмаячагына кызганыч белдерде. Моңа җавап итеп, Президент әгәр уң партияләр сәяси кампанияләргә алга таба да шулай әзерләнсәләр, тагы да зуррак уңышсызлыкка дучар булачаклар, дип искәртте. Әмма.аның әйтүенчә, Дәүләт Думасында бу урын буш булмаячак, ә инде уң партияләр лидерларына һәм активистларына - М.Шәймиев алар исәбенә А.Штанинны да кертте, җитди нәтиҗәләр ясарга кирәк.

- Сәләтнең булуы яхшы, әмма оештыра да белергә кирәк әле, - диде Президент. - Без республикада уң көчләрнең булуын теләр идек. Бу мәсьәләдә безнең позициябез яхшы мәгълүм. Әмма беркем дә беркемнең кулыннан тотып йөртмәячәк. Партия көрәше тагы да кискенрәккә әйләнәчәк, һәм моңа әзер булып торырга кирәк.

Сессия ТР Югары Суды рәисе Г.Барановның танытмасы нигезендә С.Фризинаны (Зеленодол районы һәм Зеленодол шәһәре буенча) һәм С.Дарьинаны (Тукай районы буенча) җәмәгать судьялары итеп сайлады.

Депутатлар финанс-икътисадый нигезләмәсе булмау сәбәпле ТР Президенты тарафыннан кире кайтарылган "Татарстан Республикасының мәгълүмати ресурслары һәм мәгьлүматлаштыру турында" законны кабат кабул иттеләр. Килештерү комиссиясе - аңа Президент, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре керде - барлык яклар мәнфәгатьләрен һәм иң элек җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен исәпкә алырдай конструктив карар табуга иреште. Бүгенге көнгә бу - әлеге өлкәдә прогрессив закон. Чөнки дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге турындагы мәгълүматны гомуми файдаланудагы мәгълүмати системаларга мәҗбүри урнаштыру хакындагы статья башка бернинди законда да - төбәк законнарында, шулай ук федераль дәрәҗәдәге законнарда да юк бит.

"Парламент контроле комитеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" (закон ТРның яңа редакциядәге Конституциясенә туры китерелә) һәм "Татарстан Республикасы Конституциясенең аерым статьяларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" (төзәтмәләр "Россия Федерациясе субъектларының законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма дәүләт хакимияте органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле) закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.

"Татарстан Республикасының сатулардан салым турындагы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану хакында" (2004 елның 1 гыйнварыннан әлеге салымның юкка чыгарылуына бәйле) һәм "2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" (төзәтмәләр белән бюджетка 5435 миллион сум күләмендә, шул исәптән федераль бюджет керемнәре хисабына 1285,3 миллион сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр рәвешендә өстәмә керем чыганаклары билгеләнелгән) закон проектлары беренче, икенче, шуннан соң соңгы укылышта кабул ителде.

"Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасында торак фондын хосусыйлаштыру турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" закон проектлары өченче укылышта кабул ителде. Төзәтмәләр эчке юридик һәм эшкәртү характерындагы каршылыкларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

"Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында һәм " Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт программасын раслау турында" закон проектлары икенче укылышта кабул ителде. Аларның беренчесенең исеме “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы исемгә алыштырылды. Депутатлар фикеренчә, бу вариант ТРның яңа редакциядәге Төп Законына күбрәк туры килә, чөнки аның преамбуласында, Татарстан Конституциясе республиканың күп милләтле халкы ихтыярын чагылдыра, дип язылган.

Телләр буенча программага профильле комиссиядән алынган төзәтмәләренең бер өлеше төрле ведомстволарның тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган. Китапханәләр фондларын ел саен милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән тулыландыру тәкъдим ителде. Мәдәни һәм сәяси тормышның иң мөһим проблемаларына багышланган телетапшыруларны татарча тапшыруларны рус теленә, ә русча тапшыруларны татар теленә тәрҗемә белән, "йөгерек юл" белән тәэмин итәргә тәкъдим ителде. Министрлар Кабинетына эштә ике дәүләт телен кулланганнары өчен хезмәткәрләрнең эш хакына өстәп түләүләр турында нигезләмә эшләү йөкләнде.

"Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр һәм аларның хокукларын яклау турында" һәм "Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек эшен оештыру турында" закон проектлары да икенче укылышта тикшерелде.

Шулардан икенчесе 2001 елның октябрендә беренче укылышта кабул ителде, шуннан соң аның өстендә эшләү туктатып торылды, чөнки опека һәм попечительлек бурычлары җирле үзидарә органнарына йөкләтелде. Ләкин җирле үзидарә органнары эшчәнлеген регламентлаучы законнар базасы юк иде. Шушы елның октябрь аенда җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон кабул ителгәч, Дәүләт Советы закон проектын эшләүгә кире кайту мөмкинлеге алды. Анда, җирле үзидарә органнары төзелгәнчегә хәтле, федераль закон һәм ТР Конституциясенең яңа редакциясенә туры китереп, опека һәм попечительлек органнарының функцияләре республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан тормышка ашырылачак күчеш чоры күздә тотыла. Тикшерү нәтиҗәсендә закон проектының исеме үзгәрде - ул "Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында" дип атала.

Парламент чираттагы чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегенә кагылышлы дүрт документны хуплады.

10 декабрьдә РФ Федерация Советы үзенең утырышында Россия Президентын сайлаулар көнен раслады: ул 2004 елның 14 мартында уздырылачак. Мәгълүм ки, Дәүләт Советы депутатларын сайлауны дәүләт башлыгын сайлаулар белән бергә уздырырга карар кылынды. Шуңа күрә сессия Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны шушы көнгә билгеләде.

Беренче укылышта ТР Конституциясенең яңа редакциясенә туры китереп эшләнгән ике закон проекты беренче укылышта кабул ителде: болар - "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында" һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында" закон проектлары һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты турында"гы карар проекты. Карар Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә үз көченә керәчәк.

Беренче укылышта Татарстанда җирле үзидарәне алга таба үстерүгә юнәлдерелгән өч закон проекты кабул ителде: болар - "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граҗданлык хәлен дәүләт теркәве вәкаләтләре бирү турында", "Җирле референдум турында" һәм "Татарстан Республикасында муниципаль сайлаулар турында"гы закон проектлары. Соңгы документның концепциясе хуплангач, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын һәм урындагы затларын сайлаулар турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы закон проекты тикшерүдән алынды.

Беренче укылышта тагын сигез закон проекты кабул ителде. Моны законнарны бердәйләштерү процессы таләп итте: болар - "Татарстан Республикасы законнар җыелмасы турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында", "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы турындагы аерым законнарның үз көчләрен югалтулары хакында", "Китапханәләр һәм китапханә эше турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында", "Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында", "Атмосфера һавасын саклау һәм аңардан нәтиҗәле файдалану турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында","Хайваннар дөньясын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында", “Үсемлекләр дөньясы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында", "Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы закон проектлары.

Беренче укылышта "Халык сәнәгать һәм кәсепләре турында” закон проекты кабул ителде, ул халкыбызның тарихи яктан барлыкка килгән, безнең көннәргә хәтле сакланып калган уникаль халык иҗаты чыганакларын саклап калу, тергезү һәм үстерү шартлары булдыруга юнәлдерелгән. Депутатлар илдә базар мөнәсәбәтләре барлыкка килүнең катлаулы шартларында һөнәрләр дәүләт ярдәмендә генә сакланып кала алачак, дигән карарга килде. "Татарстан Республикасында гомумтаралган файдалы казылмалар ятмалары булган җир асты байлыклары кишәрлекләреннән яисә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган максатларда файдаланыла торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын алу тәртибен раслау турында"гы карар, "Татарстан Республикасы Югары Советы аерым карарларының үз көчләрен югалтуларын тану турында" һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының"Парламент хәбәрләре" ("Парламентские вести") мәгълүмат бюллетенен нәшер итү турында" 1998 елның 25 ноябрендәге 1871 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында" карарлар тулаем кабул ителде.

ТР Конституциясенең яңа редакциясе кабул ителүе уңаеннан "Татарстан Республикасы Президенты каршылыкларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравы турында" Татарстан Республикасы Конституциясенең 111 статьясындагы 11 пункт нигезләмәләрен куллану тәртибе турында"гы карар үзенең көчен югалтты, дип танылды.

Парламент ТР Прокуроры К.Әмиров һәм Идел төбәкара табигатьне саклау Прокуроры В.Солдатованың “Җир асты байлыклары турында” ТР Законының аерым нигезләмәләренә карата протестлары белән килеште. Экология иминлеге, җир реформасы, табигать байлыклары һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комиссиясенә законны федераль законнарга туры китерергә кушылды.

Депутатлар 54 федераль закон проектын һәм федераль хакимият органнары җитәкчеләренә төбәк парламентларының мөрәҗәгатьләрен тикшерде. Шуларның 51 ен Дәүләт Советы яклады Татарстан парламентының "Россия Федерациясендә суд системасы турында" Федераль конституциячел законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында" һәм 'Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча закон чыгару инициативасы хупланды.

М. Мәһдиев, Р. Гобәйдуллин һәм А. Хәйруллинның РФ Дәүләт Думасы депутатлары итеп сайлануы уңаеннан, Дәүләт Советы аларның ТР халык депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Шуның белән 20 нче пленар сессия үзенең эшен төгәлләде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International