Очучы тугыз кешедән торган хәрби әсирләр төркеме белән бергә 1945 елның февралендә фашистлар Германиясе Хәрби Һава Көчләренең шушы классындагы самолетларының иң яхшы үрнәген - "Хейнкель-111" бомбардировщигын кулга төшереп, утраудагы Пенемюнде яшерен авиация базасыннан кача. Шулай итеп, Советлар Союзы җитәкчелегенә Узедон утравындагы яшерен җитештерү турында стратегик яктан мөһим мәгълүматлар җиткерелә, ә М.Девятаев үзе Гитлерның шәхси дошманы дип игълан ителә. Әмма герой лаеклы дан-шөһрәткә күмелү урынына фашист концлагерьлары аша узган бик күп совет кешеләренең язмышына дучар була. Ул хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә һәм репрессияләнә. Космик корабларның генераль конструкторы С.Королев һәм Советлар Союзы Герое А.Покрышкинның тырышлыклары белән генә М.Девятаев һәм аның иптәшләренең батырлыгы лаеклы бәяләнә: аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла, иптәшләре дә орденнар белән бүләкләнә. Шуннан соң М.Девятаев утыз елдан артыграк вакыт дәвамында Казан елга портында эшли, биредә аңа тиз йөрешле беренче "Ракета" катерын сынау тапшырыла. Ул катерның беренче капитанына да әйләнә. Шуннан соң сугыш герое Идел елгасында тиз йөрешле "Метеор"лар йөртә.