Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев 16 декабрьдә "2004 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына кул куйды. Кул куелган закон тексты массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылып чыгачак.
Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 2003 елгы Дәүләт бүләкләрен бирү турында" Указга кул куйды.
Татарстан Республикасының 2003 елгы 8 Дәүләт бүләге бирелде. Әлеге бүләк гуманитар, табигать һәм техник фәннәрне үстерүгә, принципиаль яңа технологияләрне эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә зур өлеш керткән өчен, фән һәм техника казанышларын кертү нигезендә күренекле җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан ел саен бирелә.
Указ тексты массакүләм матбугат чараларында рәсми рәвештә басылып чыга.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.