ТР Президенты М.Ш.Шәймиевкә телеграмма килде. Анда республиканың нефть чыганакларын эшкәртә башлаганнан бирле 100 миллиард куб метр иярчен газ чыгарылуы хәбәр ителә.
"Зәңгәр ягулыкны чыгару республика икътисадын үстерүгә гаять зур өлеш кертте, үзебезнең иярчен газны файдаланып, республикабыз нефть химиясе комплексын алга таба үстерүгә, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ һәм "Органик синтез" ААҖ нефть химиясе гигантларын һәм тармакнын башка предприятиеләрен күтәрүгә ярдәм итте", - диелә телеграммада.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.